Чор китте, мирас калды | Бүген Илһам Шакиров үлгән көн

Илһам Шакировны югалтуыбызга бер ел узды. Бу вакыт аралыгында Илһам Шакиров исемендәге концерт залы барлыкка килде, туган ягы Сарманда һәйкәл ачылды, “Татар моңы” фестивале олпат җырчы исемен алды. Апрельдә ул яшәгән йортка истәлек тактасы урнаштырылачак, 16 августта каберенә һәйкәл кую көтелә. Илһам абыйны искә алып узган елгы язмаларның берсен тәкъдим итәбез. Искә алуыбыз рухын шат кылсын.

Чор китте, мирас калды…

16 гыйнварда, туган көненә бер ай кала, татарның сөекле улы Илһам Шакиров 83 яшендә бакыйлыкка күчте. Аның белән тулы бер чор китте, диде милләттәшләр. Әйе, чор китте, әмма олуг мирас калды.

Илһам Шакиров. Дөньяга сибелгән татарны берләштерүче көч. Татар җыры куәтен дөньяга алып чыккан җырчы. Халкының киләчәген кайгыртып, алтмыш еллап Татар филармониясендә эшләгән дәвердә гаҗәеп зур һзм күпкырлы репертуар туплаган шәхесебез. Сәхнәдәшләре аның һәр җыры – тәмамланган сәнгать әсәре иде, ди. Шулай ук Илһам Шакиров мәшһүр композиторларыбыз Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи, Александр Ключарев, Нәҗип Җиһанов, Заһид Хабибуллин, Сара Садыйкова, Рөстәм Яхин, Алмаз Монасыйпов, Фасил Әхмәтов язган әсәрләрне беренчеләрдән башкарып, аларга кабатланмас яңгыраш бүләк итүче, башкару эталоны булдырдучы да. Әйдәгез, аның башкаруындагы кайбер җырларны искә алыйк әле. “Идел буе каеннары” (Ә. Ерикәй сүзләре), “Очрашу җыры” ( Г. Зәйнашева сүзләре), “Безнең Идел буйлары” (халык сүзләре), “Һаман истә” (Л. Айтуганов сүзләре), “Гөлмәрьям” (Г. Афзал сүзләре), “Сибелә чәчем” (халык сүзләре), “Син сазыңны уйнадың” (Н. Исәнбәт сүзләре), “Мәңгелеккә китеп барам” (Г. Игебаев сүзләре)… Шушы җырларның исемнәрен укыганда гына да колакка Илһам абый тавышы ишетелгәндәй була, шулай бит? Чөнки Илһам абый җырларында бер генә буын үсмәде.

https://vatantat.ru/2020/01/il%d2%bbam-shakirov-isemend%d3%99ge-tatar-mo%d2%a3y-halykara-televizion-b%d3%99jgese-bashlandy/

Илһам абый бишмәте

Татарстанның халык шагыйре, Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев тә без барыбыз да Илһам абый бишмәтеннән үсеп чыккан кешеләр дигән фикердә:

– Рус язучылары Гогольнең шинеленнән чыктык дип сөйләргә яраталар. Ә без – бүгенге буын һәм яшьрәк буын шагыйрьләр, композиторлар, җырчылар Илһам абый Шакиров бишмәтеннән чыктык. Чөнки без Илһам ага җырларын тыңлап, татар моңының никадәр тирән, татар халкының никадәр зур, аның тарихының никадәр бай булуын аңладык. Илһам Шакиров беренчеләрдән булып татар җырын дөнья дәрәҗәсенә күтәрде. Ул татар җырлары белән бөтен советлар берлеген йөреп чыкты, чит илләргә алып чыкты. Аның турында татар халкы гына түгел, башка милләт вәкилләре дә һәрвакыт соклаынп сөйләде. Ростропович, Мөслим Магомаев һәм башка олпат затлар сөйләделәр. Бүген татар җыры нинди булырга тиеш дип сорасалар — ул һичшиксез Илһам Шакиров өлгесендә булырга тиеш. Аерым бер җырчы гына түгел, ул тулы бер мәктәп. Шуңа бүгенге композиторлар, җырчылар, әгәр татар музыкасына, моңына хезмәт итәргә телиләр икән, Илһам Шакиров иҗатын, җыр-моңын энәсеннән-җебенә кадәр өйрәнергә тиешләр. Бүгенге татар әдәбиятына Габдулла Тукай нигез салган дисәк, рәсем сәнгатенә Бакый Урманче нигез салган дисәк, бүгенге җыр сәнгатенең атасы, аңа нигез салучы һичшиксез, Илһам Шакиров.

Халык Илһам абый белән булган хәлләрне дә яратып искә ала. Гыйлем ияче җырчыбыз мәзәкчән, җор телле кеше дә. Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим аның белән ничек китап чыгаруларын искә алды һәм аның белән булган кызык хәлне дә искә төшерде:

– Илһам абый белән бик якын дуслар идек. Ул җырчы гына түгел, бик зур галим дә. Аның тарихи телеме кайбер галимнәрнең белемен бәреп егарлык иде. Музыка тарихы дисеңме, әдәбияттамы, халкыбызның гореф-гадәтләреме – безнең өчен ул рухи байлык һәм мәгълүмат чыгынагы булды. Миңа аның турында 70,75, 80 еллыкларына багышлап өч китап чыгарырга насыйп булды.

Бу басмаларда татар шәхесләре турында мәгълүмат бик күп. Без аның белән көннәр буе фотолар карап аңлатмалар яза идек.. Мин өчен Илһам Шакиров иҗатташ һәм бөек җырчы. Җор теллеге турында исә аерым бер сөйләшеп утырып була. Аның кайбер фразалары күптән инде халык арасында яши. Әйтик, бервакыт Бөгелмәдән бер төркем язучылар һәм җырчылар белән иҗади сәфәрдән кайтып киләбез. Урыннарыбыз Илһам абый белән янәшә, рәхәтләнеп авыл кешеләре, дөнья хәлләре турында сөйләшеп барабыз. Шулчак арттагы рәттә утырып барган язучы Әхәт Гафар эндәшә: “Илһам абый, сез гөмбә җыясызмы?” Илһам абый, мин бөтенләй гөмбә җыймыйм дип җавап бирде. Әхәт Гаффар: “Җыегыз Илһам абый, ул шулкадәр файдалы, ит шикелле туклыклы,” – дип тезеп китте. Илһам абый Әхәткә борылды да: “Әгәр гөмбә ит кебек булса, бүреләр авылга килеп сарыклар буып йөрмәсләр, урманда гөмбә генә чүпләп йөрер иде”, – диде. Әхәт үзе дә, әңгәмәне тыңлап барган язучылар һәм артистлар да дәррәү шаркылдап йөлеп җибәрделәр. Бик шаян, кеше күңелен күтәрә белә торган кеше иде.

https://vatantat.ru/2019/12/il%d2%bbam-d%d3%99ft%d3%99re-il%d2%bbam-shakirov-j%d3%a9rg%d3%99n-sukmaklardan-bez-d%d3%99-urap-kajttyk/

Илһам абый дибез икән, күз алдына аның баянчысы, Татарстанның халык артисты Рамил Курамшин килеп баса. Илһам абый турында истәлекләрен ул, беренче мәлләрдә сәхнәгә чыгып баскач, каз тәне чыга иде, дип искә алды. Гап-гади авыл малае башым белән нинди кешегә уйнадым дип истәлекләре белән бүлеште:

– 1967 елда филармониягә эшкә килгәч, бер ел җыр һәм бию ансамблендә эшләдем, ә 1969 елда мине Илһам Шакиров җитәкчелегендәге концерт бригадасына күчерделәр. Мин бу хәлне күктән төшкән бәхет дип кабул иттем. Илһам абый белән 20 елдан артык эшләргә насыйп булды. Ул бөек җырчы гына түгел, зур эрудицияле, милли рухлы, кеше дә иде.Бер мисал китерәм. 1970 ел бугай, аны бер мәктәпкә очрашуга чакырдылар. Мондый очрашулар, гадәттәгечә, “Туган тел”не җырлап тәмамлана. Мин 3 куплет уйнадым да, туктамакчы булам. Ә ул ишарә белән дәвам итәргә кула. Шуннан

Илһам абый без белмәгән дүртенче куплетны җырлады. Сәхнә артында исә җырның коммунистлар тарафыннан “Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!” дигән юлларын яратмыйча алып атканнлыкларын аңлатты. Әле дә бит әле коммунистлар заманы, ә ул курыкмыйча “Туган тел”нең 4 куплетын да җырлый иде. Бик зур эрудицияле кеше дә иде. Эш бүлмәсенә керсәң, газета-журналлар тулып ята, ул бик күп укый, эзләнә иде. Ерак араларга гастрольгә барырга туры килсә, аның белән милләт язмышы, тыелган тарихыбыз турында рәхәтләнеп сөйләшеп вакытның ничек үтеп китүен дә сизми кала идек. Илһам абый җитди, кырыс та була, шул ук вакытта нечкә юморлы кеше дә. Халтура аның өчен бөтенләй ят нәрсә иде. Камал театры сәхнәсендә җырмыймы ул, опера театрындамы, йә булмача гап-гади авыл клубындамы – һәр җирдә йөз процентка бирелеп эшли иде. Микрофон белән хәйләләп тә була, ул исә беркайчан да мондый юлга бармады. Ә инде грампластинкаларга, радиога җыр яздырганда, ул бөтен күзәнәге белән җырлады. Аның белән җыр бик тиз языла иде. Һәрвакыт бер тапкыр җырлый да, шуның белән эш бетә иде. Беркайчан да үзгәртү, яңадан яздыру турында сүз булмады. Чын мәгънәсендә оста иде. Аның шөкер, йөзләгән җырлары калды. Татар яшәгәндә ул һичшиксез эталон булачак.

Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов әйтүенчә, хәзер безнең төп бурычыбыз – әнә шул мирасны саклау:

– Илһам абыйның бу дөньядан китүе – татар халкы өчен зур югалту. Зур бер чорны, җыр сәнгатенең юнәлешен югалту бу. Ул безгә бик зур мирас калдырды. Алга таба татар халкына калдырган шушы мирасны мәңгеләштерү турында уйлашырга кирәк. Җырларын күбрәк яңгырату, халыкка төрле ысуллар белән тарату кирәк. Буыннар бәйләнеше өзелмәсен иде. Мин аны җыр өлкәсендә пәйгамбәребез дип саныйм. Илһам абый дәрәҗәсенә җиткән җырчыларыбыз булыр дип өмет тә итмим, булмас та. Илһам абый дәрәҗәсенә җитәр өчен чорлар сынавын узарга кирәк, чыныгу өчен авырлыклар аша үтү кирәк. Мин әйтмим, җырчылар бу авырлыкларны үтсеннәр дип. Бәлкем ул оныкларыбызга, балаларыбызга татар халкы гены аша барып ирешер.

“Дөнья хәлен белеп булмый, Сау булыгыз, туганнар”

Россиянең халык артисты, режиссер Лима Кустабаева Илһам абый җырларының гади халыкка тәэсирен искә алды:

– Ул беркайчан да арзанлы җырларга алынмады. Репертуары исә буыннан буынга күчә торган олуг мираска әйләнде. Кызганыч, соңгы вакытта Илһам абыйның җырлары ни радиодан, ни телевидениедән яңгырамый. Гәрчә бик яхшы язмалары сакланса да. Бу мирасны халыкка файдага эшләтергә иде. Хәтерлим, 75 яшьлек юбилеенда сәхнәдә үзәкләрне өзәрлек итеп җырлады. Ә бит татарның моңын бөтен төсмерләре белән тамашачыга җиткерә белү сәләте бөтен кешегә дә бирелми. Тикмәгә генә талантлар гасырга бер генә туа димиләр. Илһам абыйның озын җырларын гына искә төшерик. Аларны еламыйча тыңлап буламыни?! Шушы буй җитмәслек талант беркайчан да үзен әлләкем итеп куймады. Ул кешеләргә җылыгылын, игътибарын җиткерә белде. Әле дә күз алдында: Татарстан талантлары белән зур концерт куябыз. Ирем Зирәк, улым Тимур да янымда. Тимур әле бәләкәй, башлангыч сыйныфларда укып йөргән мәле. Грим бүлмәсендә бик тырышып дәресен әзерләп утыра. Күрәсең, математикадан биремне җиңә алмагандыр. Илһам абый шунда янына утырып, сабакны аңлатып, улыма дәрес әзерләргә булышты. Ә бервакыт әнием Магнитогорскидан безгә кунакка килгәч, аңа Илһам Шакиров концертына билет алып бирдек. Ул берүзе шул концертка китте. Беләсезме, әни ул концерттан елап кайтты. “И, балакайлар, Илһам, дөнья хәлен белеп булмый, сау булыгыз, туганнар, дип җырлады бит. Бер-бер хәл булмаса гына ярар иде инде”, – дип өзгәләнде. Әни, ул бит җыр гына, дип тә аңлатып карыйбыз. Юк, әнинең үз туксаны. Гади халыкка Илһам абый менә шулай тәэсир итә иде.

https://vatantat.ru/2019/09/kazanda-il%d2%bbam-shakirovka-%d2%bb%d3%99jk%d3%99l-kuelyr-dip-k%d3%a9tel%d3%99/

Бу җәһәттән Илһам абыйның үзенең сүзләрен дә искә төшерик әле. Менә бер әңгәмәдән өзек: “Өч яшемнән җырлый, бии идем инде. Сугыш елларында, мин беренче сыйныфта укыганда, авылда Яңа ел бәйрәмен үткәрергә булганнар. Чыршы табу авыр мәсьәлә түгел, урман янәшәдә генә. Шулай итеп, чыршы бизәлгән клубка хатыннарны, балаларны җыйдылар. Мине җырлатырга иң ахырга калдырганнар. Концерт матур гына тәмам булды. Чыршы бәйрәменнән соң, сыйныфташларым килде дә, син җырлаганда безнең әниләр елады” дип килеп әйттеләр. Мин җир тишегенә кереп китәрдәй булдым. Хәлдән килсә, үлепләр китәр идем, валлаһи! Ничек инде мин әниләрне еларга мәҗбүр иткәнмен?.. Миңа бик уңайсыз иде. Хәзер генә кешенең җыр тыңлаганда елавы – җанның сафлануы икәнен аңлыйм. Ул чакта моны белми идем әле.

Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхабиева әйтүенчә, теләге булган һәр җырчы аннан белем алган:

– Башта мин аның белән тавышы аша таныштым. Гәрчә авылларыбыз бер-берсеннән ерак булмаса да, танышуым Казанга укырга килгәч кенә булды. Шул чакта ук гадилеге белән шаккатырды. Юкса, андый зур шәхеснең тәкәбберлеге дә гафу ителер иде. Яшь җырчыларга киңәшләрен бирә, шулкадәр ярдәмчел, кайгыртучан булды. Аннан гыйлемлеге, татар тарихын тирән белүе белән сокландыра иде. Бу гыйлемен ул җырчыларга да, концертларында тамашачыга да җиткерә белде. Илһам абый халкыбызның эчке бер ныклыгының терәге иде.

Бирешмәскә васыять итеп калдырды

Журналист Флюра Низамова да җылы хатирәләре белән бүлеште:

– Күңел сизгән шикелле, бу арада гел Илһам абый турында уйлап йөрдем. Моңдашым да, дустым да иде. Күпме бергә йөрдек, сөйләштек, серләштек, җырлаштык та, җылаштык та. Мин яңа фатирга күчкәч, икенче илһам белән бергә өй котларга килделәр. Бәләккә матур юрган алып килгән иде. Әле менә, кыш уртасында, бер өч көн инде шул одеалны юарга йөрим, мунча ягып. Бүген дә мунча яктым да, эссе мунчада ике куртка юдым, ә теге одеалга

тагы кул җитмәде. Соңгы елларда инде очрашырга туры килмәде – мин еракта, авылда… Урыны җәннәттә булсын Илһам абыкаемның. Ул татарның җаны иде.

Күп җырларын яратам һәм барысын да диярлек беләм – көйләрен дә, сүзләрен дә. Чөнки мәктәп елларыннан ук мин Илһам Шакиров фанаты инде. Үзе, уңышлы язма дип «Әдрән диңгез»не ярата иде. Бервакыт, чираттагы юбилееннан соң, музыкаль үзәк бүләк иткәннәр дә, әйдә, шуны эшләтеп карыйк әле, ди. Мин дә әллә ни рәтен белмим, шулай да, тырыша торгач, эшләтеп җибәрдек. Дискларын куеп уйнатып алдык. “Әдрән диңгез”не әллә ничә кат куйдыртты, «Әйбәт җырлый бит бу егет!” – дигән булып, көлеп тә алды әле. Миңа электән үк “Син сазыңны уйнадың” аеруча ошый. Зур оркестр белән һәм баянга кушылып җырлаган җырлары бик матур, аһәңле, моңлы. Ә заманча уен коралларына кушылып, мәсәлән, “Идел” ансамбе белән, алары миңа әллә ни якын түгел. Ә болай, аның һәр җыры да йөрәктән җырланган инде. Ә тавышы! Андый тавыш бүтән булырмы икән татарда? Юктыр.

Газетабызның баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров олпатыбыз белән исән чакта күрешеп калды. Татар телен кысулар башланган мәл иде ул. Әлеге күрешү турында ул, Илһам абый бирешмәскә кушты, дип язды: – Адәм баласы шулай яратылган инде – авыр чакта үзеннән көчлерәк, олырак, олпатрак кешеләргә тартыла. Ярдәм алу, сыену өчен генә түгел, барыбыз да таныган алтын баганаларның барлыгын күңел белән, йөрәк аша тою, аларның акыллы күзләренә карап булса да, юану, көч алу өчен тартыласың андыйларга.

Татарны үзенең сихри моңы белән бербөтен итеп туплаган, аңа яшәү көче биреп торган, бөтен барлыгын, гомерен шуңа багышлаган бөек җырчыбыз Илhам абый Шакиров янына да мин нәкъ шундый өмет белән кердем. Олы яшьтәге сәламәтлеккә туймаган кешенең башын төрле сораулар белән катыру өчен дип түгел, ә олы шәхес янәшәсендә бүгенге авырлыкларны кечерәйтү өчен дип кердем.

“Ватаным Татарстан” газетасын башыннан ахырына кадәр укып барган, республика, милләт язмышын йөрәге аша үткәреп күзәткән җырчыга: “Илhам абый, тагын телебезне кысалар”, – дип зарланырга да телем бармады. Аның тирән күз карашында бу моң-зарның болай да утырганын күрдем чөнки. Моң саекса, тел китсә – халык бетә, дип кисәтеп килгән олпат җырчы чәй янында күбрәк безне тыңлады. Сынап тыңлады, бәяләп тыңлады. Акыл өйрәтмәде, оялтмады, картларча җәелеп тә китмәде. Шулай да мин Илhам абый яныннан: “Бирешмәгез!” – дигән эчке җан авазын тоеп, шуны йөрәгемә салып чыктым. Шушы халәтне нәкъ минем кебек үк аңлаган кызым Гөлназның янәшәмдә булуы, аның да гасырга бер генә туа торган бөек шәхес яныннан минем кебек үк яшәргә көч, дәрт, дәрман алып чыгуы күңелдәге сүрелә башлаган өметне тергезеп җибәрде. Алга таба да безгә, ничек кенә авыр булса да, көрәшеп яшәргә, бирешмәскә кирәк, җәмәгать! Шунсыз яшәвебезнең мәгънәсе калмый.

Илһам Шакиров белән татар җәмәгатьчелеге җомга көн, 18 гыйнварда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында хушлашты. Мәрхүмгә җеназа намазы Мәрҗани мәчетендә укылды. Сөекле җырчыбыз Яңа Татар зиратында җирләнде.

Гөлинә Гыймадова туплады


Фикер өстәү