Арча районында янгын: «Әти үлгәнгә 10 көн генә иде әле»

Алар бүген эшне нидән башларга белми аптырый. Якын кешеләрен югалту ачысына ут ялкын өсти. Арча районының Түбән Аты авылында яшәүче Гөлгенә Хөснетдинованы туганнары бер минутка да ташламый. Бар теләкләре: ул гына исән-сау булсын!

– Апа белән җизни матур яшәделәр. Беребез дә, җизни күз ачып йомганчы үлеп китәр, дип уйламадык. Авырыйм, дип тә зарланмады. Узган ел, 29 декабрьдә эштән кайтып керә дә, хәле начарая.  Ашказаны асты бизе шартлап, кан китә. Табиблар коткара алмады, – дип сөйли балдызы Рәмзия. – Әле 58 яше генә тулган иде. Шулкадәр борчылдык, апабыз бөтенләй бетте. Башлы-күзле булмаган ике балалары – Илназ белән Нурия калды. Илназ энем бөтенләй кайгыда. Үз эченә бикләнде. Әлегә апа янында авылда тора иде. Бергә җыелып җизнинең җидесен генә үткәргән идек. Башыбызга тагын бер кайгы килде.

Янгын 14 гыйнварда чыга. Кичке дүрттә була бу хәл. Илназ белән Гөлгенә апа маллар янына чыгарга әзерләнеп йөри. Өйләренә ут капканын белмиләр дә. Ярый, күршеләре Рафис абый ишегалларында ут күреп ала. Тәрәзә шакый.

– Апа да, энем дә өсләрендәге кием белән тәрәзә аша чыгып кала. Хәтта, аякларына кияргә дә башларына килми. Янгын лапастан чыга. Тиз арада бөтен каралты-кураны урап ала. Өйгә дә үрелә, – дип сөйли Рәмзия. – Кычкырып янган хайваннар кызганыч. Берсен дә коткара алмаганнар. Ул чакта соң булган инде. Буаз сыер, үгез, тана әрәм була. Әгәр тәрәзәдән сикермәсәләр, янганнарын үзләре дә белми калыр иде. Әле ярый, ут төнлә чыкмаган дип юанабыз хәзер.

Халыкта, үлгән кеше артыннан ниндидер бәла килә, дигән сүз йөри. Рәмзия дә моның белән килешә. Җизнәләре Илгиз абыйның туганнары да шундый фикердә. “Әнидән соң үгез генә үлгән иде. Абый бер нәрсә дә калдырмады. Алып китте”, – диләр икән. Гомер иткән ирен югалткан Гөлгенә апаның сәламәтлеге тагын да ныграк какшаган. Авыр көннәрдә фельдшерлары Надия яныннан да китмәгән. Хөснетдиновалар  хәсрәтле чакларында янәшәләрендә булган бар кешегә дә рәхмәт әйтә.

– Әлегә апабыз туганнарыбызда яши. Башка барыр җире юк. Авылдашларыбыз ике көн инде апаларның йорт җирен җыештыра. Алга таба нишләрбез, берни белмим. Өй салып чыга алырлармы? Кулларында бер тиен акча да, документлары да калмаган. Бүгеннән районга барып, кирәкле язуларны торгызмакчылар. Нигезләрен бетерәселәре килми иде. Апага – 56 яшь. Яңадан йорт салырлык көче дә, мөмкинлеге дә юк, – ди Рәмзия. – Бу хәлләрне үз башыннан узган кеше безне аңлый. Ике ел элек бер авылдашыбыз янды. Әниләре, малларны чыгарыйм, дип лапаска кереп, үзе чыга алмады. Алар да гел хәлебезне белеп тора. Район ярдәм итеп, кешеләр булышып өй салып чыга алдылар. Апа да бары тик изге күңелле кешеләр ярдәменә генә өметләнә. Акча җыя алсак, нигезләрен ташламаслар иде. Шуңа да газета укучылардан ярдәм сорамыйча булмый. Безгә килгән кайгыга битараф булмасагыз иде.

Хөснетдиноваларга булышырга теләүчеләр өчен исәпхисап реквизитлары:

Илназ Илгиз улы исемендәге Саклык банкы картасы номеры: 4276 6200 4125 1889,

Саклык банкындагы исәпхисап счеты: 4081781036200273434489673616144,

Элемтә өчен Илназның телефон номеры: 896733616144

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү