Зилә Вәлиева: “Үз генералыбыз булырга тиеш”

Фомин китте, тәҗрибәсе калды. БүгенТатарстан Дәүләт Советында Иҗтимагый палатаның беренче оештыру утырышы булды. Палатаның 60 вәкиле яңа рәис һәм урынбасарлар сайлады. Җитәкче вазифасын Зилә Вәлиева башкарачак.

Зилә Вәлиеваны күпләр журналист буларак та, Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстанның матбугат министры буларак та хәтерлидер. 2001–2005 елларда ул – Премьер-министр урынбасары, 2005–2011 елларда мәдәният министры вазифаларын башкарды. Соңгы елларда Зилә Вәлиева “Казан Кремле” музей-тыюлыгы белән җитәкчелек итте. Палата рәисе булып сайланганнан соң бу эшендә калырмы?

– Бу сорауны хәзер миңа бирергә кирәкмидер инде. Әлегә директор, яңа вазифага сайланганнан соң уйлыйсы булыр, – диде ул журналистларга.

Зилә Вәлиева Иҗтимагый палатада элеккеге җитәкченең тәҗрибәсенә дә таянырга һәм шулай ук халык белән эшләүнең яңа алымнарына игътибар итәргә кирәк булуын әйтте. “Элекке чакырылышның үз традицияләре бар, алар – республикада танылу алган иҗтимагый көч. Алар башкарган эчтәлекле эшләрне дәвам итәчәкбез”, – диде ул.

Утырыштагы чыгышында Зилә Вәлиева: “Минем палата эшчәнлегендә файдалы булу, нәтиҗәле эшләргә омтылудан кала башка омтылышым юк”, – дип белдерде. Яңа рәис Иҗтимагый палатаның эшен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та гел югары бәяләп торуын искәртте. Моңа карап кына бер урында таптанып торасы түгел: Зилә Вәлиева тормышның ни дәрәҗәдә тиз үзгәреп торуын һәм гражданлык җәмгыятенең көчле энергетикасын палата эшчәнлегендә файдаланырга кирәк булуын әйтте.

Иҗтимагый палата рәисенең урынбасарлары итеп “Спорткультавтотовары” генераль директоры Мөнир Гафиятуллин, “Татастан – Яңа Гасыр” иҗтимагый хәрәкәте Югары советы әгъзасы Анастасия Исаева, Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы советы җитәкчесе Тимур Кадыйров һәм “палатаның үз генералы булырга тиеш” дип Рафил Ногмановны сайладылар.

Иҗтимагый палатаның соңгы ике чакырылышын Анатолий Фомин җитәкләгән иде. Яңа билгеләнүләрдән соң ул нәрсә эшләргә җыена?

– Мондый вакытта хисләр каршылыклы була. Бер яктан, моңсу, икенче яктан, палата хакимият белән нәтиҗәле эшләде дип саныйм. Күреп торасыз, яшь кеше түгелмен. Хәзер тирә-юньгә каранып алыр вакыт. Фән белән шөгыльләнү ихтималы бар. Көчем нинди юнәлешкә җитәр бит, – диде ул.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү