Сабыйга да, әбигә дә ярдәм күрсәтеләчәк

2019 елда Татарстанда 39 мең 119 бала туган. Узган ел белән чагыштырганда 132 кешегә кимрәк һәм ул кимү дәвам итәчәк. Статистика күрсәткәнчә, гаиләләр икенче баланы алып кайтырга ашыкмаган, ә беренче һәм өченче бала табучылар бер дәрәҗәдә сакланып калган.

Түләү бәбиләрне арттырган

Беренче һәм өченче балаларның кимемәвен республикада гаиләләргә күрсәтелгән социаль ярдәм белән бәйлиләр. “Бала туган гаиләгә акчалата ярдәм” федераль проекты һәм авылда яшәүче бала тапкан хатын-кызларга республика түләвенең нәтиҗәсе яхшы булып чыкты. Узган ел салада яшәүче 2487 хатын-кыз республика казнасыннан бер тапкыр түләү алган. Ул беренче баласын – 25, өченчесен  29 яшькә кадәр тапкан хатын-кызларга 50 һәм 100әр мең сум күләмендә бирелә.

2018 елдан гаиләдә беренче бала туган икән (сабыйны уллыкка алган очракта да), гаиләнең кереме уртача җан башыннан исәпләгәндә яшәү минимумыннан 1,5 тапкыр кимрәк булганда, бәләкәч 1,5 яшькә җиткәнче айлык федераль түләү билгеләнде. Ул елны аны Татарстанда 13780 кеше алган. Быел исә әлеге түләүгә үзгәрешләр керде: айлык кереме ике яшәү минимумына җитмәүчеләргә (өч кешелек гаиләдә 60510 сум дигән сүз) балаларына өч яшь тулганчы ай саен 9373 сум акча кереп торачак. Бу хакта ел йомгакларына багышланган коллегия утырышында Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова җиткерде.

Өлкәннәрне карыйлар

Узган ел “Демография” илкүләм проекты буенча “Өлкән буын” федераль проекты тормышка ашырыла башлады. Республикада яшәүче халыкның 25 проценты – пенсия яшендәге кешеләр. Аларның байтагы төрле авырулардан иза чигә. Узган ел авыл җирендә яшәүче 65 яшьне узган кешеләрне район үзәкләрендәге медицина оешмаларына тикшеренергә йөртә башладылар. Федераль акчага 43 машина сатып алынды. Бу хезмәт сентябрь аеннан гына гамәлгә керсә дә, 37 меңгә якын кеше тикшеренү үтеп кайткан. Быел исә авылда яшәүче 90 меңнән артык әби-бабайга диспансеризация тикшеренүе үткәрмәкчеләр. Узган ел үзен карый алмаучы өлкән яшьтәгеләргә ярдәм итү өчен “сиделка” хезмәтенә укыту, өйрәтү эшен башлап җибәрделәр. Ул эшкә Әлмәт, Яшел Үзән, Зәй, Түбән Кама, Чаллы, Казанда керешкәннәр. Министр әйтүенчә, быел тагын биш район кушылачак һәм киләчәктә белгечләр барлык җирлекләрдә дә булачак. Бу нәрсә белән отышлы: моңа кадәр еллар дәвамында авыру туганын караган кеше, ниһаять, тыныч күңел белән эшкә чыга алган. Димәк, гаиләгә өстәмә акча кергән дигән сүз. Кайберәүләр якыннарын 3–4 сәгать карашуны да зур ярдәм буларак кабул итә.

Һәр эшсезгә – дүрт урын

Министр, узган ел хезмәт базарында тотрыклылык сакланды, дисә дә, мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итүчеләр 21 процентка арткан. Эшсез буларак ел азагына 10,9 мең кеше исәптә тора. Эш бирүчеләр тәкъдим иткән вакансияләр исә – 40,5 мең. Һәр кешегә дүртәр вакансия килеп чыга. Министр фикеренчә, мәшгульлек үзәкләренең эшчәнлеге дә үзгәрәчәк. Алар үзләренә мөрәҗәгать итүчеләрнең һәркайсына төпле эш урыны эзләргә ярдәм итәргә тиеш. Узган ел 5 меңнән артык эшсез хезмәт базарында кирәкле һөнәрләргә укытылган. Укудан, белем күтәрүдән эшләүчеләр дә читтә калмый. Аларны да яңа һөнәрләргә  өйрәтәләр.

Узган ел тагын бер тарихи вакыйга булды: ир-атларның да, хатын-кызларның да пенсиягә чыгу яше биш елга озынайтылды һәм “пенсиягә якынлашучы” дигән статус барлыкка килде. Үткән елдагы кебек быел да 50+ дип аталган укыту программасы дәвам иттереләчәк. Декрет ялында утыручы хатын-кызларны да һөнәргә өйрәтәләр. Ул хакта  районның социаль яклау яки мәшгульлек үзәкләрендә белешергә мөмкин. Эш таба алмыйча мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать иткән мәктәпкәчә яшьтәге бала үстерүчеләр  өчен дә махсус укыту, һөнәргә өйрәтү курслары оештырылачак. Коллегия утырышында катнашкан Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин әйтүенчә, республикада балалы гаиләләргә бик күп ярдәм күрсәтелә. Алар хакында ата-аналар белеп бетермәскә мөмкин. Һәр чара хакында аңлату, булышу, ярдәмгә мохтаҗ бер генә гаиләне дә күз уңыннан ычкындырмау – социаль оешмаларда эшләүчеләрнең төп бурычы.

Фәкыйрьлекне бетерү

Хезмәт хаклары түләү буенча да үзгәрешләр бар. Россия буенча алганда, хезмәт хакы быел – 12130 сум, Татарстанда  14000 сумнан да ким булмаска тиеш. Россия Президенты Владимир Путин илдәге фәкыйрьлек дәрәҗәсен 2024 елга ике тапкыр киметү бурычын куйды. Татарстанда фәкыйрь саналган гаиләләргә ярдәм итү буенча төгәл чаралар билгеләнде. Хәзер элекке кебек һәр ярдәм сораучыга “берәр тәңкә” өләшеп чыгу бетте. Булышу халыкның кеременнән чыгып күрсәтелә. Фәкыйрьләрне ачыклау буенча махсус реестр булдырылган. Узган ел ул базага яшәү минимумыннан азрак керемгә ия 269,9 мең кеше кертелгән.

– Анализ күрсәткәнчә, аларның 95 проценты – балалы гаиләләр, 16 проценты – күп бала үстерүчеләр. Акчалата ярдәм нәкъ менә аларга күрсәтелә, – ди Эльмира Зарипова.

Быел 1 гыйнвардан биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүчеләрнең айлык керемен өстәмә түләүләр белән яшәү минимумына җиткерәчәкләр. Өч һәм күбрәк бала үстерүче аз керемле гаиләләр бакчага түләүдән азат ителәчәк. 3 яшькәчә сабые булган гаиләләргә дару алыр өчен 10 мең сумлык электрон сертификат бирелә. Монда да башта керем турында белешмә тапшырырга кирәк. Быелдан башлап яңа туган балаларга кием-салым һәм беренче кирәк-яраклар тапшыра башладылар. Төргәкне бала табу үзәгендә үк биреп чыгаралар. Бу очракта да кулда аз керем турында белешмә булырга тиеш.

Фәния Арсланова

Сүз уңаеннан: кешене фәкыйрьлектән чыгару өчен социаль контрактлар төзелә. Ул эшне социаль яклау органнары башкара. Узган ел 3500 контракт төзелгән. Шуларның 3 меңгә якыны – аз керемле гаиләләр. 600дән артык кеше эшкә урнаштырылган, 51 кеше яңа һөнәргә укытылган, 638е шәхси хуҗалыкта эш башлап җибәргән, 895 кеше үзмәшгуль буларак теркәлгән.


Фикер өстәү