Президент бик күпләрнең мәнфәгатенә кагылды, кытыгына тиде…

Владимир Путинның Федераль җыенга уналтынчы Юлламасы элекке чыгышлардан кискен аерылып торырга тиеш иде. Җәмгыять торгынлык сазлыгына кереп баткан, икътисад көпчәге бер урында әйләнә, идарәче элиталар ярым йокы хәлендә. Җитмәсә, популяр булмаган берничә реформа үткәрелеп, халыкның югары җитәкчелеккә ышанычы кими башлады.

Мондый вазгыятьтән халык та, лидер да риза түгел иде. Путинның “Бердәм Россия” партиясе съездында ясаган чыгышында һәм башка нотыкларында килеп туган хәл өчен сызлану, кискен үзгәрешләрнең кирәклеген аңлауны күререргә мөмкин булды. Үзгәрешләр котылгысыз һәм алар йә югарыдан башлана, йә түбәннән күтәрелә. Беренче вариант ил өчен һәрвакытта да отышлырак, чөнки икенчесе – җимергеч юл.

15 гыйнвар Юлламасы алдан рекламаланды, аның төп темалары нинди булачагы да мәгълүм иде. Кремльгә бер генә юл бар: бурычлары төгәл билгеләнгән, саннары аталган, вакыты игълан ителгән кискен үзгәрешләр игълан итү һәм аларны тормышка ашыру. Юлламаны халыкка ирештерү өчен барысы да эшләнде: ул барлык урыннарда да визуаль рәвештә яңгырарга һәм ишетелергә тиеш иде. Бу үзе үк Путинның гыйнвар чыгышы тарихи вакыйга булачагын вәгъдә итте. Юлламаның эчтәлеге популяр булмаган чишелешләргә урын калдырмый. Билләрне кысып буу файда китерми, ул илне артка гына алып ташлый, артта исә инде чигенер урын калмады. Демографик упкынга килеп терәлү киләчәккә бөтен перспективаларны юкка чыгара. Кремльдә моны безгә караганда яхшырак аңлыйлар. Шуңа күрә Владимир Владимирович чыгышының башында ук колакка ятышлы, йөрәккә җылы бирә торган сүзләр кулланды. Демографик вазгыятьне тамырдан үзгәртергә тиешле төгәл саннар аталды.

Үзгәрешләр ерак офыкта түгел, нигездә 2020 елның беренче гыйнварыннан ук тәгаенләнгән, шуңа инде Президент тормышка ашкан фактлар белән эш итә дип курыкмыйча әйтә алабыз. Ихтимал, күпләр аңлап та бетермәгәннәрдер, кискен үзгәрешләр көтелә. Бөтен дөньядагы вазгыять һәм ил эчендәге хәл шуны таләп итә. Путин шәхесе моны безнең барыбызга караганда да яхшырак аңлый. Асылда Россиянең киләчәктә яшәп калу-калмау мәсьәләсе көн тәртибендә тора. Гамәлдәге Президент ниятләрен тормышка ашырып, уңай ыргылыш тәэмин итә ала икән, тарихка уңай фигура буларак кереп калачак. Киресенчә булганда, аның исеме – тарих чүплегендә. Буш вәгъдәләр бирү чоры үтте. Конкрет эш таләп ителә. Ил җитәкчесе үз планнарының катгый икәнлеген хөкүмәтне отставкага җибәреп раслады инде. Хәзерге хөкүмәт яңа максатларны тормышка ашырырга сәләтле түгел. Бүген илнең югары җитәкчелегендә аптырау һәм каушау сизелә, чөнки кискен үзгәрешләрне көтмәгәннәр иде. Тегеннән-моннан ишетелгән хәбәрләрдә чиновниклар бик нык кисәтелде, саботаж һәм аяк чалучыларга катгый җәза каралган дигән сүзләр йөри. Без – инде Андропов реформаларын үткән, Горбачев үзгәртеп коруы чорында яшәгән буын – беләбез: мондый реформаларны тормышка ашыру бик кыен. Сөңгеләрен каршы тарафка очлаучылар күп була. Үзенең Юлламасы белән Президент бик күпләрнең мәнфәгатенә кагылды, кытыгына тиде. Сүз сәяси өскормадагы үзгәрешләр турында бара. Бу үзгәрешләрне тормышка ашырмыйча, матди вәгъдәләрне үтәп булмый. Бик күп матур стратегик планнар хөкүмәт подвалында черде бит инде. Конституциягә үзгәрешләр турындагы өлеш бик көчле тәнкыйтькә очраячак. Путинны 2024 елдан соң да хакимлектә калырга тырышуда гаепләячәкләр. Монысы да дөрес. Президент үз киләчәге өчен дә борчыла. Тик аның язмышы хәзер ил язмышы белән береккән. Бу җәһәттән караганда, ул – югары җитәкчелектәге бердәнбер диярлек кеше. Шуңа күрә планнары томышка ашсын өчен, ул бөтен көчен куяр дип уйлыйк. Без дә Путин шикелле үк, безнең дә запас аэродромнарыбыз юк, монда тудык, шушында яшәргә хөкем ителдек. Бөек үзгәрешләрнең хәерле булып тормышка ашуын телик.

Рәшит Фәтхрахманов


2 фикер

  1. Ил вэзгыяте автор тарафыннан бик дорес анализланган дип уйлыйм мин. Афэрин! Чыннан да, бу узгэреш жиллэре ачы, куырып китерэ торган салкын жил булмыйча, халык жилкэсеннэн йомшак иркэлэуче хэерле жил булсын иде. Без шуна бик ометлэнэбез….

  2. Ил вэзгыяте автор тарафыннан бик дорес анализланган дип уйлыйм мин. Афэрин! Чыннан да, бу узгэреш жиллэре ачы, куыра торган салкын жил булмыйча, халык жилкэсеннэн йомшак иркэлэуче хэерле жил булсын иде. Шуна бик ометлэнэбез… Кунелгэ жылылык керде…

Җавап Отменить ответ