Марат Әхмәтов: Кытайлар көрәшә дип япон сумосын үзгәртмиләр бит

Көрәш кагыйдәләрен үәгәртергә кирәкме? «ВТ» хәбәрчесе белән әңгәмәдә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан көрәш федерациясе Президиумы рәисе Марат Әхмәтов бу хакта үз фикерен җиткерде:

– Соңгы утырышта ул мәсьәләләрне тикшердек. Болай килештек: ике минутны бәйләмичә, аннары бәйләп көрәштерергә. Аркага яту мәсьәләсендә хөкемдарларның да бик игътибарлы һәм сизгер булуы кирәк. Әгәр дә син көндәшеңне күтәреп алганнан соң аны ыргытканда, эшләп бетермичә аркага яткансың икән, моның өчен җәза бирмәскә дип килештек. Хөкемдарлар белән җыйналып, укыту-аңлату эше булачак. Син беләсеңме, безнең башны әйләндерәләр бит инде: көрәштә динамика кирәк, тамашачыны тартырга кирәк, алар “ух” итеп карап утырсын, алайса, бер-берсенең биленә сөлге салалар да этешеп-төртешеп йөриләр, дип. Легендар көрәшчебез Рәшит Сәмигуллин бик акыллы фикер әйтте әле: алар да көрәшә дип, японнарның сумо кагыйдәләрен кытайларга яраклаштырмыйлар бит. Кирәктер динамика. Кайбер көрәш төрләрендә нәрсә эшләгәннәрен мин гомумән аңламыйм. Бездә каерып алып ыргыталар, матур итеп әйләндереп төшерәләр. Минемчә, безнең көрәш бик матур. Үзгәреш кертми мөмкин түгел иде, анысын да аңлыйм. Хәзер егетләр бик оста, нык шөгыльләнәләр, көрәшнең тактикасы, алымнары бик үзгәрде. Бер-берсен фәлсәфи яктан бик яхшы белгән ике көрәшче бил алышканда, тамашачыны җәлеп итәрлек зәвыклы көрәш күрсәтү дә авырдыр, бәлки. Әмма узган утырышта бу фикергә килүдән көрәшче дә, тамашачы да канәгать булыр дип уйлыйм.

https://vatantat.ru/2020/01/marat-%d3%99hm%d3%99tov-batyr-satyp-satylyp-j%d3%a9ri-torgan-%d3%99jber-t%d2%afgel-ul/

Әңгәмәнең тулы вариантын «ВТ»ның 17.01 чыгачак җомга санында укый аласыз 

Фикер өстәү