Үзен яндырып үтергән кешене герой дип атап буламы?!

Табиб, янгын сүндерүче һәм коткаручылар. Россия халкының күпчелеге менә шушы һөнәр ияләрен хәзерге заман геройлары итеп күрә икән. Илкүләм халык фикерен өйрәнү үзәгенең күптән түгел оештырган “Хәзерге заман герое” төшенчәсен ничек аңлыйсыз?”, “Сез кемне герой дип саныйсыз?” дигән сораштыру нәтиҗәләре билгеле булды. Респондентларның 49 проценты герой дип табибларны, 27 проценты – укытучыларны, 31 проценты – хәрбиләрне, 21 проценты волонтерларны саный. Каһарманнар исемлегенә җәмгыятьтәге  гаделсезлеккә каршы көрәшүче сәясәтче, фән үсешенә өлеш керткән галим, илдәге проблемалар турында сөйли алган журналист, язучы, зур уңышка ирешкән спортчы да кергән. Ә сезнең өчен герой кем ул?

Асылъяр, җырчы:

– Хисләрне эшкә җиксәк, мин бөтен әниләрне герой дияр идем. Балага гомер генә биреп калмый алар, аның өчен утка-суга керә. Гомере буе аны кайгыртып яши. Ә билгеле бер эшләре өчен мин табибларны герой дип атар идем. Катлаулы операция ясаучылар, кешегә башка органнар күчереп утыртып, икенче кат гомер биргән өчен аларга бик сокланам. Кеше өчен сәламәтлектән дә кадерлесе юк.

Гөлшат Галиева, шәфкать туташы:

– Батырлык эшләгән барлык кешеләрне геройга саныйм. Әле күптән түгел генә Татарстанның сәламәтлек саклау министры самолетта ярдәм күрсәтте. Башкортстанда бер хат ташучы янган йорттан күпме кешене коткарды. Арабызда батырлар бик күп. Хәтта, кайчандыр кемгәдер булышып, гомерен саклап калып та дәшми йөрүчеләр бар. Иң мөһиме – моны кемдер белү түгел, кеше рәхмәте дә кирәк. Кечкенә вакытта мин су буенда уйнап йөрдем. Шунда яр ишелеп чокыр барлыкка килгән булган. Үзем дә сизмәстән төшеп киттем. Ул чакта нибары 8 яшь иде. Бик каты курыктым, еладым, кычкырдым. Мине әтиемнең энесе коткарды. Ул вакыттан 30 ел узды. Абыем да исән түгел. Әмма мин аңа гомерем буе рәхмәт укыйм.

Камил Кәримов, язучы, Тукай бүләге иясе:

– Әти Бөек Ватан сугышында катнашкан, мин тугач та, 45 яшендә вафат булган. Шуңа күрә мин геройлыкны бик өнәп бетермим. Чөнки геройлык ул – адәм баласын утка ыргыту, суга батыру түгел. Әти Днестрның бозлы суын өч көн буе кичкән. Ягъни мәсәлән, батырлыкны символлаштырырга ярамый. Һәркемнең күңелендә үзенең холкына күрә батырлык бар. Аның үлчәве дә юк. Мин аны киң мәгънәдәге төшенчә дип саныйм. Батыр булыр өчен үзеңнең туган авылыңны, туган ягыңны, туган шәһәреңне сөяргә кирәк. Шул вакытта батырлык ярала. Горурлык белән батырлык икесе янәшә бара. Әгәр туган авылыңны яшәтергә ниндидер өлеш кертәсең икән, миңа әнә шул гамәл күбрәк батырлык кебек тоела.

Айдар Хәйретдинов, Балтач районының башкарма комитеты җитәкчесе:

– Элек без сугышта батырлык кылучыларны герой дип күз алдына китерә идек. Авылда калып, туган җиренә игелек кылган, уңышка ирешкән кешене бүгенге заман герое дип саныйм. Сыер савучымы ул, тракторчымы, комбайнчымы, авыл хуҗалыгының башка өлкәсендә эшләүчеме… Монда сүз килограмм, тонналарда гына да бармый. Кешенең үз эшен нәтиҗәле башкаруы мөһим.

Римма Бикмөхәммәтова, журналист:

– Заман каһарманнарның берсе туган теле өчен үзен яндырып үлгән удмурт галиме Альберт Разин булып тора. Суицид адымы – куркыныч гамәл һәм хуплана алмый. Аны матбугатта акылдан язган шәһәр кешесе итеп тә язарга тырыштылар. Әмма чынында ул удмурт теленең үлеп баруын күреп, соңгы чиккә җитеп, Россия халкына туган телләр мәсьәләсенә игътибар итүне теләп  бу адымга барган. Үтә дә тыйнак, әмма үзенең гамәлендә бернинди дә батырчылык күрмәгән, күкрәк сугып видеокамералар алдында йөрмәгән пилот Дамир Йосыпов та – бүгенге көн каһарманы. Әнә шул тыйнаклык, ихласлык кебек сыйфатлары һәм профессионализмы белән кешеләрнең күңелләрен яулады да. Бүген энтузиазмга гына таянып, артык чәчрәп йөрмәгән, әмма бал кортлары кебек татар проектларын ясаучы Илдар Әюпов, Айрат Фәйзрахманов, Рашат Якупов, Айдар Шәйхин, Тәбрис Яруллин һәм башка егет-кызларны да заманның татар каһарманнары дип атап була.


Фикер өстәү