Казанда биш ел элек булган температура рекорды куелды

16 гыйнварда Татарстан башкаласында температура рекорды куелды. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Белгечләр мәгълүматларына караганда, Казан метеостанциясендә һәм «Казан-Аэропорт» авиация метеостанциясендә һава температурасы 2,3 градус тәшкил иткән, ә «Казан — Лачын» авиация метеостанциясендә 2,6 градус җылылык булган.

Элеккеге максималь күрсәткечне белгечләр 2015 елда Казан — Лачын метеостанциясендә теркәгән — ул вакытта термометр баганасы 2 градуска югарырак булган.

Элегрәк аномаль җылылык аркасында өч боз кичүе ябылганлыгы хәбәр ителгән иде.


Фикер өстәү