«КАМАЗ-мастер»дан Андрей Каргинов экипажы «Дакар» раллиендә җиңү яулады

«КАМАЗ-мастер»дан Андрей Каргинов экипажы «Дакар» раллиендә җиңү яулады. Якташларыбыз  узышның 12 этабын 33 минут һәм 36 секунд эчендә узды.

Гомуми зачетта «КАМАЗ-Мастер»ның тагын бер вәкиле Антон Шибалов экипажы икенче булды. Ул Каргиновтан 42 минутка һәм 26 секундка артта калды.

Өченче урында – Беларусьтан Сергей Вязович экипажы. Ул җиңүчегә 2 сәгать 4 минут һәм 42 секунд оттырды.


Фикер өстәү