Миллиардка якын хайван янып үлә

Австралиядә янгыннар нәтиҗәсендә һәлак булган хайваннарның саны 400 миллионнан 1,25 миллиард башка кадәр булырга мөмкин.
103 мең квадрат километр эчендә бик күп хайваннар һәлак булган. Тик төгәл итеп исәпләп булмый, чөнки  зоологларның бу мәйданга керү мөмкинлеге әлегә юк.
Янгын нәтиҗәсендә кайбер җан ияләренең төре юкка чыгарга мөмкин. Бигрәк тә бу кошларга кагыла. Төтен һәм эссе һава аларны үлемгә дучар итә.
Ут белән көрәшкә Австралия полициясе, шулай ук меңнән артык коткаручы һәм волонтерлар кушылды.

Фикер өстәү