• МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Ватаным Татарстан
  • МӨҺИМ
    • Барысы
    • Авыл
    • Әдәбият
    • Дин
    • Җәмгыять
    • Икътисад
    • Интервью
    • Мәгариф
    • Мәдәният
    • Милләт
    • Сәясәт
    • Спорт
    • Хәвеф-хәтәр
    • Язмыш
    Кайту

    Кайту

    «Әллә картаябыз микән?»: Рөстәм Миңнехнов демографик вазгыятьтән канәгать түгел

    «Әллә картаябыз микән?»: Рөстәм Миңнехнов демографик вазгыятьтән канәгать түгел

    Коточкыч юл һәлакәтендә һәлак булучылар арасында Данил Сәфәровның туганы булган: «Иртән туган көнем белән котлады, 2-3 сәгатьтән куркыныч  хәбәр алдык»

    Коточкыч юл һәлакәтендә һәлак булучылар арасында Данил Сәфәровның туганы булган: «Иртән туган көнем белән котлады, 2-3 сәгатьтән куркыныч  хәбәр алдык»

    Нәбирә Гыйматдинова: «Әсәрләрем сәхнәдә күрсәтелгәндә, бик борчыла идем. Бу юлы алай булмады»

    Мәгариф министры Илсур Һадиуллин: «Әти-әнинең нәфрәте уянырлык булмасын»

    Мәгариф министры Илсур Һадиуллин: «Әти-әнинең нәфрәте уянырлык булмасын»

    Илһам Шакировның туганы: «Илһам абыйның беркайчан да шәп җырлыйсың, әйдә, минем белән җырлап йөр, дип әйткәне булмады»

    Илһам Шакировның туганы: «Илһам абыйның беркайчан да шәп җырлыйсың, әйдә, минем белән җырлап йөр, дип әйткәне булмады»

    2021 елда өметләр аклансын өчен, безгә нинди гамәлләр кылырга кирәк?

    2021 елда өметләр аклансын өчен, безгә нинди гамәлләр кылырга кирәк?

    Балтач районының Улисьял авылыннан ФОТОРЕПОРТАЖ

    «Без үзебез бренд!»

    Телевизор нишләп күрсәтми?

    Телевизор нишләп күрсәтми?

    «Бу – минем туган авыл!» бәйгесе җиңүчеләре: Мөслим районы Метрәй авылына сәяхәттән ФОТОРЕПОРТАЖ

    Марат Кәбиров: « Әти-әниләр көн-төн эшли, тик берничек тә акча җиткерә алмыйлар…»

    Малайларны ничек чын ир-ат итеп тәрбияләргә?

    Малайларны ничек чын ир-ат итеп тәрбияләргә?

    Әсирлектә булган Газинур Хәйруллин: Кандагар куркыныч төш кебек искә төшә

    Әсирлектә булган Газинур Хәйруллин: Кандагар куркыныч төш кебек искә төшә

  • Халыкчан
    • Барысы
    • Гаилә
    • Иман
    • Кайсыгызның кулы җылы?
    • Көт мине
    • Сәламәтлек
    • Серле сандык
    • Укучыларыбыз яза
    • Халык авазы
    • Һич онытасым юк
    Бик тәмле «тишекле» коймаклар пешерү ЫСУЛЫ

    Бик тәмле «тишекле» коймаклар пешерү ЫСУЛЫ

    Пенсия фондыннан дип килгән кешеләрне йортка кертергәме?

    Пенсия фондыннан дип килгән кешеләрне йортка кертергәме?

    Авыл фельдшерлары: «Мондый сынаулы ел булганы юк иде»

    Авыл фельдшерлары: «Мондый сынаулы ел булганы юк иде»

    Туган көннәрне билгеләп үтәргә ярыймы?

    Туган көннәрне билгеләп үтәргә ярыймы?

    Өйне уңайлы, заманча һәм зәвыклы итү СЕРЛӘРЕ

    Өйне уңайлы, заманча һәм зәвыклы итү СЕРЛӘРЕ

    Суыкта чәч тиз майланмасын өчен нишләргә?

    Суыкта чәч тиз майланмасын өчен нишләргә?

    Альцгеймер авыруы нигә яшәрә?

    Альцгеймер авыруы нигә яшәрә?

    Көн саен 6 миллиграмм сырганак ашарга кирәк

    Көн саен 6 миллиграмм сырганак ашарга кирәк

    Өйдә шашлык пешерү ЫСУЛЫ

    Өйдә шашлык пешерү ЫСУЛЫ

  • Документлар
    • Барысы
    • Мактаулы исемнәр
    • ТР законнары
    • ТР Президенты указлары

    ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ УКАЗЫ 13.10.20

    Татарстан Республикасы Президенты указлары

    «Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    «Җир асты байлыклары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    Мактаулы исемнәр

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Табылмады
Бар результатлар

Баш бит МӨҺИМ Җәмгыять

«Акча да мөһим түгел,  эштә җан тынычлыгы кирәк!»

- ieditor
17.01.2020
- Җәмгыять
0
«Акча да мөһим түгел,  эштә җан тынычлыгы кирәк!»
0
Карулар
Share on FacebookShare on Twitter

Быел Россиядә яшәүчеләрнең күбесе эш урынын алыштырмакчы икән. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә. Алар 18 яшьтән узган 3 мең кешенең фикерен белешкән. Сораштыруда катнашкан кешеләрнең 74 проценты эшен алыштырырга әзер. Күпчелек (53 процент) моның сәбәбен хезмәт хакы аз булуга бәйләп  аңлата. Кайберәүләрнең  яңа эшкә урнашып карыйсы килә икән. Респондентларның 6 процентын эшнең күплеге, 3,5 процентын җитәкче белән уртак тел таба алмау эшен алыштыру уйларына этәрә. 13 проценты алган белемнәренең кирәге чыкмау сәбәпле, өйдә генә эшләячәкләрен белдергән. Ә сез эшегезне алыштырыр идегезме?

Алсу Фазлыева, җырчы:

– Җырлау – күңел эше.  Әгәр тавышың бетмәсә, җырлыйсың инде ул. Әмма хәзерге заманда бер эш урыны белән генә булмый. Һәркемнең запас варианты булырга тиеш. Без дә тиктомалдан гына бизнеска күчмәдек. Күзәтүләремнән чыгып әйтә алам: һәр җырчының икенче эше бар. Әле кайберәүләрнең төп эше сәхнәдә дә түгел. Эш алыштырудан куркырга кирәкми. Әгәр акчасы аз икән, параллель рәвештә башка эш табып була. Иң мөһиме – теләк кирәк.

Мәүлидә Исрафилова, тәрҗемәче:

– Бик озак еллар дәүләт эшендә идем. Иртән билгеле сәгатькә киләсе, кич вакытың тулганчы утырасы. Тик бу минем  күңел халәтемә туры килмәде. Кемдер эш кушып, эшләгәнеңнән гаеп табып тора икән – бу минеке түгел. Баштарак социаль ипотека түлисе бар дип түздем. Ә аннары  үземне җиңдем. Китәргә гариза яздым. Хәзер өйдә генә эшлим. Бу адымыма сөенеп туя алмыйм. Бер көндә элек бер ай өчен түләнгән акча алган вакытлар бар. Өйдә миңа тыныч. Иртән балаларны бакчага илтәм дә үз эшемә утырам. Кайчак, көндез  өлгермәсәм, төнлә эшлим. Иң мөһиме – эшем ошый, ерактагы җитәкчем хезмәтемне бәяли. Кесәгә акча керә. Кредитларымны ябып бетердем. Өйгә ремонт ясаттык. Үзем теләгәнчә, күңелем кушканча яшим. Акча булгач, матурны киям, тәмлене ашыйм. Эштән китсәм, ни диярләр, дип утырасы түгел икән. Вакытында тәвәккәлләргә кирәк.

Луиза Кәримуллина, эшсез:

– Казанның бер балалар бакчасында эшләдем. Эшем авыр булды, дип зарлана алмыйм, әти-әниләргә ошап булмады. Бер ана йөрәгемә төште. Гел гаеп тапты. Минем өстән бакча мөдиренә дә кергән иде. Тик эшем җиренә җиткереп эшләнгәч, гаебемне тапмадылар. Теге хатын кая гына язмады. Аның баласы, бакчага йөрмим, дип елый. Шуңа күрә мине яратмады. Янәсе, мин балага игътибарлы түгел. Ел башыннан эштән киттем. Әлегә өйдә утырам. Әмма эш таптым инде. Киләсе дүшәмбедән бер оешмага эшкә чыгам. Монысы – бөтенләй  башка юнәлеш. Акча да мөһим түгел,  эштә җан тынычлыгы кирәк!

Венера Гаязова, социаль хезмәткәр:

– Эшемне бик яратам, аны башкага алыштырмас идем. Ташласам, әби-бабайларым нишләр? Мин аларга бик ияләштем. Акча дип кенә дә булмый. Иремә яхшы түлиләр. Мин бит – хатын-кыз. Өйне чиста тотам, тәмле итеп ашарга пешерәм. Әле камыр ризыклары белән әби-бабайларымны да сыйлыйм. Миңа аларның рәхмәте бик җиткән. Яшьләргә, әлбәттә, акчалы эш кирәк. Тормыш алып бару, кредитлар түләү өчен акчасыз булмый. Шуңа да алар эш алыштырырга мәҗбүр.

Вәсилә Заһидуллина, фельдшер (Әлмәт районы, Нәдер авылы):

– Утыз ел бер урында мин. Эштән китәсе килгән чаклар бөтен кешедә буладыр инде. Уйлап йөрисең дә, аннары узып китә, тагын йөгерәсең, чабасың. Безнең эш бик тынгысыз, һәрчак кеше белән эшләү җиңел түгел, җаваплылык зур. Төнлә дә чакырып алалар. Өйдә гаилә, балалар бар, барысын да җайларга кирәк. Зарлануым түгел, эшемне яратам. Кая гына урнашсаң да, авырлыгы, җиңеллеге булмый калмый, бөтенесенә дә ияләнәсең. Без булмаган җирдә яхшы, диләр бит. Ул сүзләр белән йөз процент килешәм.

Тэглар сораштырухезмәтэш
ShareTweetShare

Добавить комментарий Отменить ответ

Ваш адрес email не будет опубликован.

ХӘБӘРЛӘР

Синоптиклар атна ахырына яңгыр һәм +1 градус вәгъдә итә

17:51

Рөстәм Миңнеханов “Татнефть”нең директорлар советы утырышын уздырды

15:50

Путин эшмәкәрләргә ташламалы кредит бирү буенча яңа программаны хуплаган

15:40

Илсур Метшин Казан урамнарының тиешенчә чистартылмау сәбәбен әйтте:  урам җыештыручылар 32 мең хезмәт хакына риза түгел

14:28

Җылылык һәм электр энергиясе тагын да кыйммәтләнергә мөмкин

13:36

Салкын суда коену нәрсәсе белән куркыныч?

12:19

Берьюлы 39 машина бәрелүдән 10 кеше зыян күргән

11:38

Быел Казанда соципотека буенча 106 мең квадрат метр торак файдалануга кертелә

11:01

Өч көнлек эш атнасы көтә

10:35

Коронавирус пандемиясенең кайчан бетәчәген әйткәннәр

09:52

Татарстанда бер ханым 160 сорт помидор үстерә

07:09

Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән

06:09
Күбрәк

ПОПУЛЯР

Кукмарада бер егеткә селәүсен ташланган: «Җилкәмә батырылган тырнакларны тойгач, эттер дип уйладым»

17.02.2021

8 кешегә калган авыл: Матмыр халкы кыргыйлашып бетмәгәнме?

11.02.2021

«Кызыл зона»га 17 тапкыр кергән журналист: «Кешеләргә аз булса да чынбарлыкны күрсәтәсем килде»

08.02.2021

Мәһәр бирмәү — гөнаһмы?

01.02.2021

Яман шеш белән авырган Алинә Низамиева: «Мин авыруыма рәхмәтле»

29.01.2021

СОҢГЫ ФИКЕРЛӘР

  • 9 Фев 2021 - 10:00 Ханнанова ЭльмираЛяля Рамазановнанын тортлары хэм ижади унышлары ,кондитер осталыгы Ватаным Татарстан газетасына яналык булып бик лаек язарга!)Кондитер остасы Ләлә Фәйзуллина: «Беренче тортымны 8 яшьтә пешердем»
  • 9 Фев 2021 - 08:43 АнонимБик булган Ханым, куренеп тора йозеннэн нур боркелэ ,чиста похтэ, башта яулык кулда перчатка, тортларына курыкмыйча заказ бирергэ була, эшлэрен…Кондитер остасы Ләлә Фәйзуллина: «Беренче тортымны 8 яшьтә пешердем»
  • 9 Фев 2021 - 08:16 Зухра"Гыйнварның алтысын алып керә, (иске стиль буенча)мартның алтысын алып чыга" дия иде әтием.Халык синоптигы салкыннарның кайчанга кадәр дәвам итәчәген әйтте
  • 9 Фев 2021 - 08:06 ГолнурИсэнмесез, Лэлэ Рамазановна эшегездэ унышлар ,дорестэндэ тортларыгыз бик тэмле ,,теленне йотарлык ",алга табада безне шундый матур - тэмле торт- меренговый…Кондитер остасы Ләлә Фәйзуллина: «Беренче тортымны 8 яшьтә пешердем»
  • 7 Фев 2021 - 12:56 МансурЭТот автор свои навязчивые мысли всегда выдает за истину. То ахрзаман у него то апокалипсис. СШа со своим глоб.капитализмом могут…Америка тарала микән?

СОРАШТЫРУ

Коронавирустан прививка ясатасызмы?

Нәтиҗәләр

Загрузка ... Загрузка ...

© 2019 Copyright © Все права защищены

  • Газета турында
  • Редакция
  • Элемтә
  • Реклама
  • Язылу

«Ватаным Татарстан» газетасы һәм сайты язмаларын, фото, видеоларны күчереп бастырган очракта редакциядән рөхсәт алу мәҗбүри

☎ 222-09-70  ✉ info@vatantat.ru

Табылмады
Бар результатлар
  • МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

© 2019 Copyright © Все права защищены

Безгә кушыл!