Һава торышы: “Кышы юк, җәе дә булмаячак”

Табигать саташа. Кыш уртасында көнозын яңгыр яуганда, һава температурасы дүрт градус җылы күрсәткәндә, башкача әйтү мөмкин дә түгелдер. Һава торышының мондый булуы елгалар аша боз кичүләре, шугалаклар ябылуга китерде. Халык, кар шыгырдатып атлыйсы урынга, пычрак ерып йөрергә мәҗбүр. Хәтта, 16 гыйнвар көнне һава рекорды куелды, дип хәбәр итте белгечләр.  

Фаразлары күп очракта юш килә торган, газетабызның даими халык синоптигы Рәис Шәкүров та:

– 65 ел яшәп, мондый кышны күргән юк иде әле, – дип аптырый. – Гаҗәп хәлләр инде бу. Суган кабыгы бик юка булды быел. Шуңа карап, алдан ук кыш җылы була дип фаразлаган идем. Чыннан да, җылы булды. Артыгы китте хәтта. Узган ел 7 гыйнварда 27 градус суык иде. Быел мондый суыклар күргән юк әле.

Мондый кыштан ни көтәсе соң? Рәис абый әйтүенчә, мондый кыш беркем өчен дә файдага түгел.

– Хәлләр яхшы түгел. Уҗымнар өстендә кар юк. Яңгыр ява. Көннәр кинәт суытып, катырып җибәрсә, су бозга әйләнеп катачак. Игеннәр өстендәге “бозлы элпә” сулыш алырга ирек бирмичә, уҗымнарның тончыгып үлү куркынычын тудыра. Өстенә кар яуган очракта да ул эреми бит инде. Мондый кыш умарта кортлары өчен дә бик начар. Бал кортлары тынгысыз. Җылы булгач, күп хәрәкәт итәләр, ашыйлар. Аннан соң үләчәк инде алар. Режимнары бозылды. Саташтылар. Аларны гына түгел, бу һава торышы кешеләрне дә буташтыра торган булды инде, – ди ул.

Синоптиклар алдагы көннәрдә дә җылы һава торышы турында әйтә. Ялларда да 2 градуска кадәр генә суытачак, дип фаразлый алар. Яңгыр һәм кар явачак. Буран, юлларда бозлавык булуы да ихтимал.

– Быел салкын, карлы кыш күрмәбез дип уйлыйм. Гыйнвар уртасы бит инде. Февраль, мартта бураны булса да, суыгы булмаячак, – ди Рәис Шәкүров.

Халык синоптигы фаразлавы буенча, кышы кыш төсле булмагач, җәе дә җылы булмаячак.

– Җәй быел салкын һәм яңгырлы булыр. Майның унысы тирәләрендә унтугыз-егерме көн аяз, җылы көннәр булыр әле. Бу чәчелгән игеннәр тишелеп чыгар өчен яхшы булачак. Ә менә аннан соң тоташ яңгырларга китәчәк. Печән киптерүләре дә, быел, ай-һай, авыр булыр кебек, – ди ул.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү