Юбилейга – җиңү. Аларга ярыш кайда узса да барыбер

“КАМАЗ-Мастер” командасы “Дакар”дагы 17 нче җиңүен яулады. 17 гыйнварда Согуд Гарәбстанында тәмамланган быелгы раллида Чаллыдан Андрей Каргинов экипажы финишка беренче булып килде. Икенче урында – Антон Шибалов. Якташларыбыз бу уңышларын ТАССРның 100 еллыгына багышлады. Егетләрне Рөстәм Миңнеханов белән Фәрит Мөхәммәтшин да котлады.

5 гыйнварда башланган быелгы узышның оештыручылары финишны Киддия каласына билгеләгән. Әр-Риядтан 40 чакрым чамасы ераклыкта урнашкан һәм ике ел элек төзелә башлаган яңа шәһәр ул. Биредә Согуд Гарәбстанының төп күңел ачу урыны булырга тиеш. Ике елдан кунаклар кабул итә башлар дип ниятлиләр. Әлегә исә ул Татарстан командасына шатлык алып килгән урынга әверелде.

Африкада булсынмы, Көньяк Америкада узсынмы, Согуд Гарәбстанында оештырсыннармы – “КАМАЗ-Мастер” егетләренең “Дакар”да җиңүе гадәти хәлгә әверелде. Башкача була да алмый кебек тоела. Читтән караганда шулай. Чынлыкта исә алай түгеллеген Эдуард Николаев белә. Моңа кадәр “Дакар” узышларында дүрт мәртәбә беренче булган спортчының машинасы быелгы раллиның бишенче этабында ярты юлда ватылып калды. Егетләр, учак ягып, төн буе двигатель актарды һәм иртән генә финишка килеп җитә алды. Берничә сәгатьтән алар кабат юлга чыкты. Әмма алтынчы этапның 33 нче чакрымында машиналары янә туктап калды. Шулай итеп, команда җитәкчелеге 500 нче сан астында чыгыш ясаучы экипажны ярыштан чыгару турында карар кабул итте. Алар иптәшләренә терәк булу өчен генә баруларын дәвам иттерде. Инде ярышның рәсми нәтиҗәләренә карасак, якташларыбыз бары бер мәртәбә – икенче этапта гына оттырды. Калганнарында исә финишка беренче булып былтыр 50 еллыгын билгеләп узган завод вәкилләре килде.
Быелгы ярыш дистанциясен 46 сәгать 33 минут һәм 46 секундта узган Андрей Каргинов “Дакар”дагы икенче җиңүен яулады. Икенче урынны алган Антон Шибалов аннан 42 минут һәм 26 секундка калышты. Белоруссиядән Сергей Вязович өченче булды. Чаллы командасының Дмитрий Сотников җитәкчелегендәге дүртенче экипажы исә быелгы раллины дүртенче урында тәмамлады.

Бу җиңүләре белән егетләрне республика җитәкчеләре дә котлады. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ярыш нәтиҗәләре билгеле булуга ук, Инстаграмдагы сәхифәсендә: “Афәрин! Җиңүчеләр!” – дип язып куйды. Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исә Чаллы командасына котлау телеграммасы юллады. “Россия һәм дөньякүләм автомобиль спорты тарихында осталык, ныклык һәм куелган максатка омтылыш ягыннан Татарстан командасына тиңнәр булмады һәм хәзер дә юк. Бу ярышлар, егетләребезнең югары дәрәҗәдәге профессионализмы һәм остазларының гаять зур тәҗрибәсе, йөк машиналарыбызның искитмәле техник мөмкинлекләре нәтиҗәсендә соклангыч казанышларга ирешеп булуны тагы бер кат дәлилләде. Быелгы җиңү зур вакыйга – ТАССР оештырылуга 100 ел тулу алдыннан тагын да әһәмиятлегә әйләнә. Республика һәм бөтен Россия “КамАЗ” бренды һәм автомобиль заводы командасының нәтиҗәле эше белән горурлана”, – диелә “КамАЗ” гавами акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин һәм “КАМАЗ-Мастер” командасы җитәкчесе, Дәүләт Советы депутаты Владимир Чагинга юлланган котлау телеграммасында.

Владимир Чагин, “КАМАЗ-Мастер” командасы җитәкчесе:
– Узышта катнашкан һәр машинаның иң күренеп торган урынында ТАССРның 100 еллыгы логотибы ябыштырылган иде. Быелгы җиңүне кадерле республикабызга, яраткан Татарстаныбызга багышлыйбыз.

Андрей Каргинов, 511 санлы экипаж йөртүчесе:
– Җиңүгә ирешә алуыбыз белән бәхетлемен. Ике атна эчендә безгә меңнәрчә катлаулы чакрымнар узарга туры килде. Безнең өчен “Дакар”да “КАМАЗ-мастер”ның беренче булуын, яңа урында узган ярышта Россия техникасының өстенлеген күрсәтү мөһим иде.

Фото: «КАМАЗ-мастер» командасының матбугат хезмәте


Фикер өстәү