2019 елда Татарстанда опека органнары РФ Гаилә кодексының 77 маддәсе нигезендә 38 баланы гаиләсеннән алган. Бу хакта Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина Андрей Кузьминга «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы өчен биргән интервьюсында сөйләде.
«Узган ел нәтиҗәләре буенча 38 бала гаиләсеннән алынды. 2018 елда алар якынча 60 бала иде. Бу РФ Гаилә кодексының 77 маддәсенә нигезләнеп эшләнә», — диде Гүзәл Удачина.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, балаларны гаиләләрдән алу практикасын анализлау буенча ведомствоара эшче төркем оештырылды. Ул квартал саен Татарстанда балаларны ата-анасыннан алу белән бәйле вәзгыятьне күзәтә.
«2014 елда бу тема белән шөгыльләнә башлагач, тиешсез органнар балаларны алу турында карар кабул иткән һзм вазифаларыннан файдалану очраклары булуын ачыкладык. Соңгы ике ел дәвамында опека органнарыннан тыш, кемдер тарафыннан балаларны гаиләдән алу турында акт кабул ителү һәм аның нигезсез булу очраклары юк. Бу мәсьәлә буенча бөтен республиканы йөреп чыктык», — дип өстәде ул.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat