Коймага гына язасы калды инде | Министр әйтүенчә, өйгә эш күп булырга тиеш түгел

Татар мәктәбен ниләр көткәнен 2021 елда кертеләчәк яңа стандартлардан белә алачакбыз. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы әлеге документка зур өметләр баглый. Башкалабызның 2 нче лицей-интернатында милли мәктәпләрнең директорлары, методистлар татар мәктәбенең бүгенгесе, киләчәге, мәгарифтәге үзгәрешләр турында сөйләште.

Татар мәктәпләре турында

Кунакларны кабул иткән “Ел укытучысы” бәйгесе җиңүчеләре саны белән горурлана алган, ир балалар укыган белем йортында татар теле дәресләре атнага 3–4 сәгать керә. Монда фәннәр урыс, инглиз һәм татар телләрендә алып барыла. Туган телдә тарих, география фәннәре генә укытыла. Дәрестән тыш татар теле түгәрәкләре оештырыла. Елга бер мәртәбә татар теле проектлары буенча ярминкәләр уздырыла.

– Теләсәгез, татар теле дәресләре санын арттыра аласызмы? – дип сорадык 2 нче лицей-интернатның директоры Ирек Ризвановтан.

– Әти-әниләр риза булса, дәресләрдән тыш, тагын укыта алабыз, – диде ул.

Бу хакта Казанның 13 нче гимназиясе директоры Рамил Гайнуллинның да фикерен белештек. Әлеге татар мәктәбендә 324 укучы белем ала. Арада үзбәк, таҗик, грузин, урыс һәм башка милләт балалары да бар. Татар теле һәм әдәбияты дәресләре атнага 5 сәгать керә. Кайбер фәннәр урыс телендә укытыла.

Директор Рамил Гайнуллин әйтүенчә, татар теле кирәкми, дигән бер генә әти-әни дә юк, киресенә, балаларының татар телен яхшырак белүен телиләр икән. Мәктәпләрдә татар телен кыскартуга бәйле шау-шу чыккан вакытта да бәхәсләр тумаган.

– Мин директор булып бер генә ел эшлим әле. Әти-әниләр мәктәп тәкъдим иткән программаларны берсүзсез кабул иткән. Татар теле сәгатьләрен саклап калган өчен миңа кадәрге җитәкчегә, аның командасына рәхмәт. Әти-әниләр белән уртак тел тапканда, туган телне укытуда каршылык булмаячак. Татар теле укытучыларыбыз бик белемле, дәресләрен кызыклы итеп оештыра. Менә берсе быел “Ел укытучысы” бәйгесендә катнашырга җыена. Татарча уку БДИ бирергә комачауламый, укучыларның имтихан күрсәткечләре яхшы, – ди Рамил Гайнуллин.

Милли мәгариф турында

Мәктәпләрдә туган телне өйрәнгәндә, әти-әниләрнең теләге исәпкә алына. Быелгы уку елында укучыларның 67,23 проценты – татар, 31,19 проценты – урыс, 1,05 проценты чуаш телен сайлаган. Удмурт, мари, мордва, иврит телен өйрәнүчеләр дә бар.

– Туган тел дәресләренең әти-әни теләгенә бәйле булуы җаваплылыкны бермә-бер арттыра. Шуның өчен әти-әниләр белән эшне дөрес итеп оештырырга кирәк, – диде киңәшмәдә Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов. – Мәскәүдә безне аңлыйлар, ләкин барлык төбәктә дә вазгыять бер төрле генә түгел. Барыбызга да туры килгән бер канун чыгарып булмый, әмма эшне ахырына кадәр җиткезербез дип ышанабыз. Россия Мәгърифәт министрлыгы башлангыч hәм төп мәктәп өчен федераль стандартларга үзгәрешләр кертте. Стандартлар – мәктәпнең төп законы ул. Дәүләт телләрен hәм халык телләрен туган тел буларак укыту буенча Россия Мәгърифәт министрлыгы белән эш алып барыла. Россия халыкларының туган телләрен укыту концепиясен тормышка ашыру буенча тәкъдимнәребезне, юл карталарын җибәрдек. Быел стандартлар кабул ителеп, методик белешмәләр төбәкләргә җибәрелер дип көтелә.

Татар теленә тәрҗемә ителгән уку әсбаплары да – борчыган сорауларның берсе. Дәреслекләрне федераль исемлеккә кертүнең яңа тәртибе булдырылган. Карар кабул ителгәч, гамәлдәге уку әсбапларын әлеге исемлеккә кертү мөмкинлеге каралачак.

1 һәм 10 нчы сыйныфка кабул итү турында

Гадәттә, татар мәктәпләре тәрбия ягыннан да үрнәк булып тора. Министр директорларны кагыйдәләргә кертелгән үзгәрешләр белән таныштырды. РФ “Мәгариф турында” законына кертелгән төзәтмәләр буенча, башлангыч мәктәптә бертуганнар бер уку йортында укый алачак.

– 1 нче сыйныфка кабул итүне тәртипкә салырга кирәк. Кабул итү чорында кайбер җитәкчеләр юкка чыгып ала, телефоннарын өйдә “оныта” башлыйлар. Шуңа күрә мәсьәләләрне контрольдә тотачакбыз, – диде Рафис Тимерхан улы.

10 нчы сыйныфта укуын дәвам иттерергә теләүчеләргә дә каршы килергә ярамый. Министр белдергәнчә, хөкүмәт акчаны укучылар санына карап бирә. Берәү дә бернәрсә дә уйлап чыгарырга тиеш түгел. Техникумнарга үзе китәргә теләүчеләрне генә җибәрергә кирәк. Бер ай кала, “Син унынчыга бармыйсың”, – дип әйтеп түгел.

– Һөнәр алуның ояты юк. Техникумнарга горурланып барырга тиешләр. Һөнәр бит ул – ипи, үзеңне, гаиләңне туендырасың. Алар – безне ашатучылар, тулай төбәк продуктын туплаучы кешеләр. Булдыра алганча, белем бирергә кирәк, – диде министр.

Өй эшләре турында

Өй эшләре турында да әти-әниләрнең зарланудан башы чыкмый. Бу уңайдан, министр да, өй эшләре турында кайда гына язмыйлар, ди. Агач койма булса, анда да язарлар иде. Бу урында ул санитар нормаларны искә төшерде.

1 нче сыйныфта балаларга өй эше бөтенләй бирелми. Тик шушы яшьтә үк репетитор яллаучылар бар. Баш педагог моны акылга сыймаслык хәл дип саный. Өй эшләренә 2–4 нче сыйныфларда – бер, 6 нчы сыйныфка кадәр – сәгать ярым һәм өлкән сыйныфларда 3 сәгать вакыт сарыф итәргә мөмкин. “Бала кайткач, ял итәргә тиеш, аның бит түгәрәкләре, секцияләре дә бар”, – ди Рафис Борһанов. Әти-әниләрнең өй эшен балалары белән бергәләп эшләвен “җинаять һәм җәза”га тиңли. “Бәлкем, әти-әниләргә элек укымаган өчен җәзадыр бу. Ләкин алар арасында укыганнары да бар бит. Безнең мәктәп елларында өй эше ярты сәгать булгандыр, аны әти-әнидән сорау башка да килми иде. Бүген әти-әни, әби-бабай шөгыльләнгән вакытны кушсаң, көненә алты сәгатькә җыела. Әти-әниләр, тәрбия бирәсе урынга, кычкырышып, кичкә хәлләре бетә, берсе караватына ава, икенчесе савыт-сабага тотына. Шулай итеп, тәрбия бирелми кала”, – ди Рафис Тимерхан улы.

Мәктәпләрдә атааналардан акча җыю турында

Күпме генә тукып торсалар да, бу мәсьәләдә әти-әниләрдән шикаятьләр килү дәвам итә. “Мәктәп өстәмә акчаны уставында каралган түләүле өстәмә белем бирү хезмәтләре күрсәтү хисабына җәлеп итә ала. Тик бу очракта барлык түләүнеө банк аша гына һәм түләүле хезмәтләр күрсәтүгә килешү төзегәннән соң гына башкарып була. Шул ук вакытта өстәмә белем бирү хезмәтләре дәресләрдән тыш вакытта махсус программалар нигезендә башкарылырга тиеш”, – диде министр.

Сәрия Мифтахова

 


Фикер өстәү