Алинә Заһитова кире кайта

Фигуралы шуу остасы Алинә Заһитова Татьяна Навканың боз тамашасында чыгышларыннан соң тренировкаларны башлады. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Ул Инстаграмда өч лутц — өчле риттбергер каскадын башкарган тренировкадан видео урнаштырган. Спортчы бу элементларны еш кына үз программаларында куллана.

Декабрьдә Алинә Заһитова карьерасын туктатып торуын, узган сезонның калган турнирларында катнашмавын игълан иткән иде. Әмма, аның сүзләренчә, ул зур спорттан китми, тренировкаларга йөриячәк һәм шоуда чыгыш ясаячак.

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында Заһитова «Спящая красавица: легенда двух королевств» боз тамашасында катнашты.

Олимпия чемпионы соңгы тапкыр Гран-при финалы турнирында катнашты. Анда ул соңгы, алтынчы урынны алды.


Алинә Заһитова кире кайта” язмасына фикерләр

Фикер өстәү