Холестерин төерчекләреннән ничек котылырга?

“Кан тамырын нинди ысуллар белән чистартып була?” – дип сорый Чирмешән районыннан бер укучыбыз. Диспансеризация үткәннән соң, бу сорау үземне дә борчый башлады: канда холестерин арткан икән. Ачыклык кертү өчен, Казан шәһәр поликлиникаларының берсендәге дәвалау-профилактика бүлеге мөдире, кардиолог Роза Сердюкка кабат мөрәҗәгать иттем.

– Атеросклероздан (кан тамыры эчендә төерчекләр барлыкка килүдән) тамырларны чистартып котылып була, дип уйлау – ялгышу, – ди ул. – Шуны белеп торыгыз: атеросклероз 20–25 ел дәвамында бернинди билгеләрсез, сиздермичә генә азганнан-аза бара. Шуннан соң гына инфаркт, инсульт, йөрәк авырту, аритмия кебек проблемалар баш калкыта. Хатын-кызларда болар – 50 яшьләрдә, ирләрдә 40тан соң килеп чыга. 20–30 яшьтә чакта кан тамырлары стенасына холестерин утыра башлый. Башта таплар рәвешендә генә була. Тора-бара таплар бергә кушыла, калыная, алар өстендә кальций утырмасы, тоташтыргыч тукыма хасил була. Менә монысы инде – холестерин төерчеге дигән сүз. Ул, үскәннән-үсә барып, кан йөрешен кыенлаштыра. Бу чирне дәвалау гомер буена сузыла.

Кан тамырын “чистарту” төшенчәсен куллансак, чистартуның төп ысулы – холестеринны киметү. Олыгая барган саен, бавыр холестеринны күбрәк эшләп чыгара башлый, ә бу атеросклерозны тизләтә. Роза Сердюк аңлатуынча, бавырның холестерин эшләп чыгаруын акрынайту өчен, даруларның төп ике төре: статиннар һәм фибратлар кулланыла. Хәзерге вакытта 20ләп статин бар, шуларның дүртесе (симва-, права-, аторва- һәм розувастатин) яхшылап өйрәнелгән һәм уңай тәэсире исбатлаган. Алар атеросклерозга китерүче төерчекләрнең үсешен тоткарлый, хәтта аларны кечерәйтә дә. Статиннар инсульт, инфаркт һәм йөрәк-кан тамырларының башка авырулары барлыкка килү куркынычын 30 процентка киметә. Бу бик яхшы күрсәткеч булып санала. Фибратларга (фиброевая кислота нигезендә ясалган дарулар) килгәндә, клофибрат һәм фенофибрат дип аталганнары

күбрәк өйрәнелгән. Соңгы елларда холестеринны киметүче тагын ике препарат барлыкка килде. Болар моноклональ антитәнчекләр дип атала, тәэсир итү механизмы бөтенәй үзгә. Статиннарга караганда шактый көчле, тик бәяләре бик кыйммәт. Шуңа күрә алар, холестеринның бик югары булуы нәселдән килеп, статиннарның зур дозасы да ярдәм итмәгәндә генә кулланыла.

Кальциноз куркынычрак 

“Җыештырган җирдә түгел, пычратмаган җирдә чиста була” дигән әйтем барыбызга да таныш. Аны кан тамырларына карата куллану да урынлы. Әйтеп үткәнебезчә, атеросклероз дистә еллар дәвамында бара. Димәк, чисталыкны гомер буе сакларга кирәк. Хикмәт холестеринда гына түгел әле. Кан тамыры стенасына кальций утыру (кальциноз) – атеросклерозның аеруча куркыныч формасы. Менә шуны булдырмаска кирәк.

“Кальцийдан һәм кальцийлы ризыклардан баш тарту моның иң гади юлы булып тоеладыр. Ләкин ул очракта канда кальций кытлыгы барлыкка киләчәк һәм организм аны сөякләрдән һәм тешләрдән чыгара башлаячак. Ә кальций кан тамырларына гына түгел, үпкә, бөер, бавыр тукымаларына да утырачак, – дип кисәтә табибә. – Алай булмасын өчен, кальций белән фосфорны сөякләргә юнәлтергә кирәк”. Ничек итеп?

1. К2 витамины зур әһәмияткә ия. Ул кальцийның сөякләрдән аерылып чыгуына һәм тамырларга утыруына комачаулый. Ул сырда һәм әчегән сөт ризыкларында күп. Бу витаминны юан эчәктә яшәүче кайбер бактерияләр дә эшләп чыгара. Димәк, диета азык җепселләренә – пребиотикларга бай булырга тиеш.

2. Магний да җитәрлек булсын. Ул, фосфатларны берләштереп, аларның кан тамырына ябышуына каршы тора. Өстәвенә магний шома мускул күзәнәкләре эшчәнлеген дә кальцийлануга комачауларлык итеп җайлый ала. Ул карабодайда, солы, арпа, кузаклы культураларда, әстерхан чикләвегендә күп.

3. Цинк һәм D витамины кытлыгына юл куймагыз. Алар кандагы фосфат

микъдарын көйләп торучы фермент эшчәнлегенә йогынты ясый. Цинкка – диңгез продуктлары, шпинат, кабак орлыгы, кешью чикләвеге, ә D витаминына майлы балык, уылдык, әчегән сөт продуктлары, атланмай, каймак бай. Организм үз D витаминын эшләп чыгарсын өчен, көн саен 15 минут кояшта тору да җитә.

4. Кан тамырлары кальцинозы булу ихтималын омега-3 май кислоталары киметә. Диңгез балыгының майлы сортларында бик күп.

5. Ялкынсынуга каршы торучы ризыклар – балык, яшел тәмләткечләр, яшелчә, җиләк-җимеш ашау да мөһим. Чөнки хроник ялкынсыну вакытында тамырларга кальций утыру процессы көчәя.

Халык хаклымы? 

Интернетны ачсаң, бал, сарымсак, лимон белән дәвалану турында бик күп киңәшләр килеп чыга. Чынлыкта исә бу очракта балның әллә ни файдасы юк. Ә лимон бик файдалы. Дөрес анысы, булган төерчекләрне бетерми, әмма лимон – яхшы антиоксидант, кан тамырларын атеросклероздан саклый. Сарымсакны супер ризык дияргә дә мөмкин. Аңарда кан тамырларының киеренкелеген бетерә һәм атеросклерозның азып китүен тоткарлый торган күкерт кушылмалары бар. Сарымсакны көн саен 3–5 тырнак ашагыз. Файдасы күбрәк булсын өчен, 15–20 минут алдан ваклап, өстен ачык калдырыгыз. Һавада торгач, андагы күкерт кушылмалары активлаша. Вакланган сарымсакны теләсә кайсы ризыкка кушарга була.

Кан тамырларының төп дошманнары: терлек майлары, татлы ризыклар, аеруча шикәрле эчемлекләр, фосфатлы продуктлар (колбасаларга, ит, ярымфабрикатларга, эретелгән сырларга кушыла торган азык өстәмәләре); тәмәке тарту, транспорттан чыккан газлар; югары кан басымы; шикәр авыруы; аз хәрәкәтләнү.


Фикер өстәү