Марат Әхмәтов: Башта үзеңне җиңәргә кирәк

Батыр ул нинди була? Газетабыз бәйгесе алдыннан Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан көрәш федерациясе Президиумы рәисе Марат Әхмәтов белән батырлык, татар көрәше һәм аның милләтне саклап калудагы өлеше турында сөйләштек.

– Марат Готович, сүзне Муса Җәлил бәйгесеннән башлыйк әле. Бу турнирга аерым игътибар бирүчеләр безнең газета редакциясе генә түгел. Әлеге ярышның көрәш дөньясындагы урынын ничек бәялисез?

– Республиканың татар көрәше бәйгеләре арасында иң дәрәҗәле турнир ул. Аның Муса Җәлил исемен йөртүе белән дә горурланабыз. Азатлык һәм батырлык символы буларак, бәйгене Җәлил исеме белән бәйләү татар көрәшенә бик тәңгәл килә. Киләчәктә аны халыкара турнир итеп, тагын да киңәйтү кирәк булачак. Бу ярышта җиңгән егетләр үзләрен башкачарак тоялар. Көрәшчегә дә, тамашачыга да беренче номерлы бәйге бу. Игътибар итәсездер: элеккеге чор батырлары да, үткәннәрен искә алганда, иң элек Муса Җәлил бәйгесендәге җиңүләре турында горурланып сөйләшәләр. Шәп егетләребез бар. Айрат Гыйлаев – легенда, ул бу бәйгене 12 тапкыр откан. Айдар Хәйретдиновның 10 җиңүе бар. Илнар Әхмәтҗанов белән Ильяс Галимов тугызар тапкыр откан. Биш-алты мәртәбә батыр калган көрәшчеләр бар. Бу бәйгене бер мәртәбә оту да – зур җиңү. Бүген көрәш эстафетасын бик матур дәвам итә торган егетләр бар. Турнир ел саен яшьләр белән тулылана бара. Аны “Ватаным Татарстан” газетасы үз канаты астына ала. Бер уйлаганда, мең мәшәкатебез бар, үз эшебез дә җитәрлек дип, моннан читләшергә дә мөмкин. Чыгымы да бар, активлык та кирәк. Әмма редакция җитәкчелеге бу мәсьәләгә җитди карый. Элеккеге еллардагы җитәкчеләргә дә, бүгенгесенә дә рәхмәтлебез. Заманында бу эшкә үзеннән зур өлеш керткән Дамир абый Шәрәфетдинов, Илдус абый Илдарханов, Нургали абый Булатовка көрәшче егетләр исеменнән дә, тамашачылар исеменнән дә рәхмәтлебез. Юкны бар итеп яшәгән, диплом өчен көрәшкән заманалар да булды бит. Ә быелгы турнир тагын да дәрәҗәлерәк һәм колачлырак үтәр дип өметләнәм.

– Һәр заманның үз батырлары бар. Бүген ничек батыр булырга?

– Бүген көрәш һөнәргә дә әйләнде. Хәзер табигый талант белән генә ерак китеп булмый. Җиңүгә искиткеч фидакарьлек белән бөтен барлыгыңны шуңа багышлау, үз өстеңдә эшләү нәтиҗәсендә ирешелә. Бер фикеребез бар: көрәшче әнә шул рәвешле батыр булып кала алган икән, аның бу батырлыгы бөтен ел дәвамында бәяләнергә тиеш. Әнә шуңа күрә республика чемпионатының җиңүчеләренә дәүләт стипендиясе билгеләү тәкъдиме барлыкка килде. Мондый ярдәм башкаларга да стимул булыр иде.

Ә инде милли көрәшебезнең районнардагы үсешен ниндидер матди кызыксындыру белән генә бәйләргә ярамый. Каныбызда милләтпәрвәрлек бар икән, бу эш милләтне саклау, үстерү, дәрәҗәсен тагын да күтәрү белән бәйләнергә тиеш. Милли көрәшкә күбрәк үсмерләрне, егетләрне тартабыз икән, аларны бу тормышта югалып калмаслык, үзен үзе табып, җиңеп яшәрлек итеп әзерләргә дигән фикер белән эшләнергә тиеш.

– Районнарның да төрлесе бар. Уяна алмаганнарын ничек кузгатырга?

– Президенттан федерация белән җитәкчелек итү тәкъдиме булгач, эчке резервларны яңадан бер кат барлау фикере килде. Менә шуның белән шөгыльләнегез, ә без сезгә шуны бирәбез, дип кызыксындырып түгел, ә татарлыгын, көрәш дәртен уятып. Бик күп эшләрнең нәтиҗәсе район башлыкларының мөнәсәбәтеннән тора. Инде без халык өчен хезмәткә куелганбыз икән, күңелләренә үтәрлек итеп, нишләп соң бу эшкә шулай салкын карыйбыз, дигән фикерне җиткерергә исәп. Теләк, әйдәкләп җибәрү кирәк. Үзагымына куелган булса, бер генә эшнең дә нәтиҗәсе булмый. Аны кемдер оештырып, көйләп алып барырга тиеш. Нәтиҗәсе булыр дип уйлыйм. Үзебез канәгать булмаган 15ләп район буенча анализ ясадык. Әйтик, 80 процент халкың татар булып, районыңда көрәш буенча ничә түгәрәк-секция эшли? Алар белән кызыксынучы бармы? Нәтиҗәләре ничек? Бер-беребезне аңларлык итеп сөйләшү юлы белән район башлыкларына аерым мөрәҗәгать итәргә җыенам. Бераз вакыт узгач, нинди чара күрдегез, дип, кабат исләренә төшерергә исәп.

– Ул чаралар арасында бер районнан икенчесенә күчеп йөрүче Сергей Павликны чакыру алымы да булмасмы?

– Андый алымны хупламыйм. Әле соңгы ярышларның берсендә, бер район башлыгының артык активлашып китүен күреп, көрәшчеләрне сатып алып кына республика ярышларында командасын беренче итәргә уйламый микән бу егет, ниләр эшләп яталар икән дип, федерациянең башкарма директоры Равил Хәйруллинны шунда юлладык. Безнең бәхеткә, бик нык эшләп яталар икән. Көрәшчеләрне районның үзендә булдырырга кирәк. Әлбәттә, тормыш булгач, төрле хәлләр булырга мөмкин. Әйтик, башка җирдә мөмкинлекләр таба алмаганлыгы аркасында аптыраганнан мөрәҗәгать иткән егетне эш урыны, торак белән тәэмин иткәннәр икән, андыйларны тыңларга ярый. Ә инде быел монда, киләсе елда тегендә, аннары тагын башка районга сикереп йөрүчеләрне хупламыйм. Чын батыр андый булырга тиеш түгел. Сатып-сатылып йөри торган әйбер түгел ул.

– Нәрсә генә дисәк тә, татар көрәшенең нигезен авыл тәшкил итте. Күпчелек батырлар саладан үсеп чыкты. Ә хәзер авылда малайлар юк. Сез әйткән резервны кайдан алырга?

– Милли көрәш белән шөгыльләнергә мөмкинлеге булган контингентның кысыла баруы борчый. Ул демографик тенденцияне борып җибәрергә хәйран зур вакыт кирәк булырга мөмкин әле. Өстәвенә Татарстанның тагын бер үзенчәлеге бар: спорт төрләре бихисап. Һәрберсе белән шөгыльләнергә һәр җирдә зур мөмкинлекләр тудырылган.

– Һәм татар көрәше балалар өчен иң мавыктыргычы да түгел…

– Анысын әйтә алмыйм. Әмма үсмерләргә бик күп сайлау мөмкинлеге бирелә. Безнең чорда шаккатарлык әйбер юк иде. Без Сабан туен күреп үстек. Ә аның иң дәрәҗәле урыны көрәш булды. Йөрәгендә каны кайнаган һәр малайның мәйданга чыгасы килде. Күбесе шул чорда кереп киткән егетләр. Бүген хәл башкарачак. Бүген бу спорт төрен милли горурлыгыбыз, традициябез, милләт җанлы булуыбыз белән бәйләп, күбрәк аның дәрәҗәсен күтәреп, урыннарда шул дәрәҗәне саклап калырлык итеп эшне оештырып, милли көрәшкә башкаларга караганда күбрәк тартырга тырышырга тиешбез. Ә инде, ил күләмендә демографик хәлләр уңайланып китеп, мәктәпләрдә бүгенге кебек 70–80 түгел, 170–180 бала укый башлаган чорлар җитсә, бәлки, әле мөмкинлек башкачарак та булыр. Бүген көрәш белән 10–11 мең үсмер һәм бала шөгыльләнә, дип әйтәбез икән, бу аз түгел. 70–80 процент халкы татар булып та, татар көрәше әле бик сүлпән районнар булу – 2–3 мең үсмер баланы бу спорт төренә тарту мөмкинлеге бар дигән сүз. Мөслим, Буа, Сарманда көрәш булмаска тиешме? Әлбәттә, һәр җирлекнең үзенчәлекләре бар. Кайдадыр башка спорт төрендә танылган кеше булып, балалар шуңа охшарга тырышырга мөмкин. Әмма район башлыкларының оештыру сәләтен үз максатыбызда кулланырга тиешбез дип саныйм.

– Кагыйдәләрне үзгәртү аркасында көрәш җәмәгатьчелегендә шау-шу булып алды. Бу мәсьәлә ничек хәл ителәчәк?

– Соңгы утырышта ул мәсьәләләрне тикшердек. Болай килештек: ике минутны бәйләмичә, аннары бәйләп көрәштерергә. Аркага яту мәсьәләсендә хөкемдарларның да бик игътибарлы һәм сизгер булуы кирәк. Әгәр дә син көндәшеңне күтәреп алганнан соң аны ыргытканда, эшләп бетермичә аркага яткансың икән, моның өчен җәза бирмәскә дип килештек. Хөкемдарлар белән җыйналып, укыту-аңлату эше булачак. Син беләсеңме, безнең башны әйләндерәләр бит инде: көрәштә динамика кирәк, тамашачыны тартырга кирәк, алар “ух” итеп карап утырсын, алайса, бер-берсенең биленә сөлге салалар да этешеп-төртешеп йөриләр, дип. Легендар көрәшчебез Рәшит Сәмигуллин бик акыллы фикер әйтте әле: алар да көрәшә дип, японнарның сумо кагыйдәләрен кытайларга яраклаштырмыйлар бит. Кирәктер динамика. Кайбер көрәш төрләрендә нәрсә эшләгәннәрен мин гомумән аңламыйм. Бездә каерып алып ыргыталар, матур итеп әйләндереп төшерәләр. Минемчә, безнең көрәш бик матур. Үзгәреш кертми мөмкин түгел иде, анысын да аңлыйм. Хәзер егетләр бик оста, нык шөгыльләнәләр, көрәшнең тактикасы, алымнары бик үзгәрде. Бер-берсен фәлсәфи яктан бик яхшы белгән ике көрәшче бил алышканда, тамашачыны җәлеп итәрлек зәвыклы көрәш күрсәтү дә авырдыр, бәлки. Әмма узган утырышта бу фикергә килүдән көрәшче дә, тамашачы да канәгать булыр дип уйлыйм.

– Яраткан көрәшчеләрегез кемнәр?

– Барысын да яратам.

– Көрәшнең киләчәген ничек күз алдына китерәсез?

– Милләт бар икән, көрәш яшәргә тиеш. Ул – безнең төп милли сыйфатларыбызның берсе. Мин хәтта көрәшебезне телебез, әдәбиятыбыз, мәдәниятебез белән янәшә куяр идем. Шуңа күрә гомуми милләт язмышында бара торган традицияләр дә, кайбер борчый торган мәсьәләләр дә милли көрәшебезне генә читләтеп үтә алмый. Шул ук вакытта милләтне саклауның әһәмиятле чараларының берсе ул – көрәш. Кая барабыз соң, дип, кул кушырып утырырга тиеш түгелбез. Үз көчебез һәм мөмкинлектән чыгып, аны ныгыту, милләтне саклау, баету, үстерү чаралары буларак кулдан килгәнне эшләргә тиешбез. Россия чемпионатында беренчелекне беркемгә дә биргән юк, дип, канәгать булып утырырга да мөмкин булыр иде. Әмма массалыкка күбрәк игътибар бирү кирәк. Әнә теге зур исемлектәге районнар беренче унлыктагылар кебек күтәрелсә, бу милләт язмышы, аның киләчәге өчен саллы бер эш булыр иде.

– Менә бу фикерләрне тренерларга да җиткереп, алар аны егетләргә тамызып барсын иде. Баллар һәм медальләр өчен генә көрәшмибез бит.

– Килешәм. Шәп фигуралы булып, келәмгә чыгып, алкышларга лаек булуда гына түгел хикмәт. Тренерлар көрәшебезне милләтнең рухи эчтәлегенең бер әһәмиятле өлеше булуын аңлап та эшләргә тиеш. Остазлар рәвешендә. Спорт министрлыгы белән берлектә тренерлар өчен уку-аңлату эше уздырып алырга кирәктер. Шөкер, министрның беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдиновтан уңдык. Милләтпәрвәр һәм көрәшебезгә бик игътибарлы, аны үстерүдә һәрдаим ярдәм итеп торган җитәкчебез.

– Инде сездән көрәшчеләргә Яңа елга теләкләрне ишетәсе килә.

– Җиңеп яшәргә язсын. Әлбәттә, егетләрнең һәрберсе батыр буларак гомерле булырга тырыша. Бу җиңел бирелми. Батыр булу өчен көндәшне түгел, ә иң элек үзеңне үзең җиңә алу сәләте кирәк. Фидакарь хезмәт белән үзеңне җиңеп яши аласың икән, көндәшеңнән дә өстен чыга аласың. Мин аларга үз-үзләре алдында да батыр булуларын телим. Тормыш бара, батырлар да алмашынып тора. Горурланырлык милли геройлар күбрәк булсын дип телим. Ә федерация бу мәсьәләдә тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә тиеш.


Фикер өстәү