Галимнәр югары кан басымын төшерергә сәләтле продуктларны атады

Галимнәр югары кан басымын төшерергә сәләтле продуктларны атады. Бу хакта «Российская газета» яза.

Әйтик, Германия белгечләре тоз һәм тозлы продуктлар куллануны киметергә киңәш итә. Шулай ук шикәр күләме зур булган ризыкка, ак оннан әзерләнгән әйберләргә, чипсы, фри бәрәңгесе һәм башка кыздырылган ашамлыкларга сак карарга кирәк. Моннан тыш, рационда колбаса һәм кызыл ит, каклаган продуктлар, консерва һәм сырлар да зур урынны алып тормаска тиеш.

«Исерткеч эчемлекләрнең дә кан басымын күтәрүен истә тотарга кирәк», — диелә чыганак хәбәрендә.

Югары кан басымы булганда меню консервантлар һәм өстәмәләр кушылмаган ризыкларны үз эченә алырга тиеш. Тозны майны үзләштерергә ярдәм итә торган майоран, розмарин һәм тимьян кебек үләннәр белән алыштырырга мөмкин. Сарымсакны да истән чыгармаска кирәк – ул кан басымын төшерергә һәм кандагы холестерин күләмен киметергә ярдәм итә.

Көндәлек меню шулай ук җиләк-җимеш һәм яшелчә, яфраклы яшелчә һәм бөртекле продуктларны үз эченә алырга тиеш. Моннан тыш, рационга составында антиоксидантлар күп булган караҗиләк һәм анар да кертергә кирәк.

Тозланмаган пестә һәм башка чикләвекләрне кабымлык сыйфатында кулланырга мөмкин. Шулай ук менюда җитен мае, диңгез балыгы, аеруча сөләйман балыгы һәм скумбрия булырга тиеш. Аларның составындагы омега-3 май кислоталары кан тамырларын сакларга һәм кан басымын төшерергә сәләтле.

«Ә эчемлек сыйфатында яшел чәй яки үлән чәе кулланырга кирәк», — ди белгечләр.


Фикер өстәү