Пешекче Марат Фәсхетдинов: “Эшнең ояты юк аның” 

Кызлар пешергән ризыкка фәрештә – бер канатын, ирләр әзерләгән сыйга ике канатын да тыга, ди. Чынлап та, алар әзерләгән ризыкның тәме бөтенләй  башка кебек. Әллә сирәк пешергәнгә  шулай тоела инде. Ә менә язмам героена көн дә пешеренәсе.  Юк дия алмый, һөнәре шул.

Марат Фәсхетдинов  пешекче булырга хыялланып та карамаган. Ирләр эше түгел дип карышкан да хәтта. Тик хәзер бу һөнәрне сайлаганына сөенеп бетә алмый. Тамак та тук, акча да бар.  Аның  пешергән ризыкларыннан без дә  авыз иттек.  Редакциягә Яңа ел бәйрәмендә килеп керде ул. Башта үзен танымыйча да тордык.  Әзрәк бәйрәм рухы өстим, журналистларның кәефен күтәрим дип, Кыш бабай булып киенеп, капчыгына күп итеп күчтәнәчләр салып килгән. Баксаң, кешеләргә бәйрәм ясап,  күңеленә ял ала икән. Туган авылы Кукмара районының  Югары Арбашта да аның кайтканын көтеп торалар. Өлкәннәрнең дә, сабыйларның да күңелен күрә белә ул.

–  Бер дә пешекче булып китәрмен дип уйламаган идем. Сыйныф җитәкчем Ләлә апаның тәкъдиме булды ул.  Пешеренергә осталыгың бар бит дип үсендереп җибәрде. Тик мин баштарак аны тыңламадым. Казанга килеп, документларымны  педагогика көллиятенә тапшырдым. Бәхетемә, диимме, керә алмадым. Аннары, ике дә уйламыйча, 17 нче кулинария  училищесына барып кердем. Хәзер адым саен Ләлә апага рәхмәт укыйм, – ди Марат. – Яратып эшләгән эш кенә күңелгә рәхәтлек китерә. Ә минеке кесәне дә калынайта.

Пешекче булыр өчен сәләт тә җитә, дигән фикердә Марат. Әмма аның белән генә эшкә алмыйлар, диплом сорыйлар,  дип тә шаярта.

Үзе һәр ризыкны бисмилла әйтеп пешерә икән. Аеруча камыры уңа. Ул пешергән гөбәдияләрне мактап туя алмыйлар. Буш вакыт булдымы, күп итеп мантый әзерләп куя, токмач та кисә икән. Кыскасы, бөтен эшкә кулы ята. Әле сораган  кешеләргә бәйрәм табыны да әзерләп бирәм, ди.

– Аеруча якыннарыма мәҗлес өстәлләре әзерләргә яратам. Ризыкны гади генә итеп түгел, аппетитны уятырлык итеп кисеп куям. Өстәлне күргән кешенең исе китә, – ди ул. – Кабаттан һөнәр сайларга туры килсә, һичшиксез, пешекче булыр идем. Шунысы бар: бәйрәмнәрдә ял эләкми. Шәһәр халкы гына түгел, авылныкылар да ялкауланды хәзер. Кибеттән генә сатып алып ашыйлар. Шуңа да, акчасын түләп алган кешегә сыйфатлы ризык булсын, безне эзләп тагын килсен, дип тырышам. Хәзерге заманда  эшнең ояты юк.  Иң мөһиме – үзең теләгәне булсын. Тормыш итү дә кыйммәтләнгәннән-кыйммәтләнә бара бит.  Өстәмә акча табар өчен кулың эш белү кирәк.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


3 фикер

  1. Аллага Тагалэ рэхмэте яусын сезгэ барыгызга Ватаным Татарстан газетасы хезмэткэрлэре.Зур унышлар сезгэ!!!! .

  2. МАРАТ ЭНЕМ СИНЕ ЯНА ЕЛЛАР БЕЛАН. СОБХАН АЛЛА ШУЛ ХОНАРЕН БУЕНЧА КИТКАНСЕН ИКАН. БЕЗ СИНЕН БЕЛАН БАНЗАЙ КАФЕСЫНДА БЕРГА ЭШЛАГАН ИДЕК. МИН ФИРДАНИЯ АПАН БУЛАМ. СИНЕ КУРГАЧ БЕРГА ЭШЛАГАН ЧАКЛАР ИСКА ТОШТЕ, БИК КУГЕЛЛЕ ИДЕ БИТ. У

  3. Фирдания апа, ачуланмагыз. Че-то фотогыз булмагач, хэтерлэмим. Сезнен бн связьга чыгарга иде……

Җавап Отменить ответ