Һәр сугыш ветеранына – 75 000 сум

Май аенда, Җиңү көне алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарын акчалата бүләкләү гадәткә әйләнде. Моңа кадәр аларга 10 мең сум күләмендә акча бирәләр иде. Тыл хезмәтчәннәре исә 5 мең сум алды. Хөкүмәттән өстәмә акча алу, әлбәттә, күңелле.

Быелгы акчаның, күләменә караганда, куанычы тагын да күбрәк булыр кебек. Россия Президенты Владимир Путин, Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, Бөек Ватан сугышы ветераннарына – 75 мең сум, тыл хезмәтчәннәренә 50 мең сум акча бирергә вәгъдә итте.  Бу хакта ул Санкт-Петербургта ветераннар һәм иҗтимагый патриотик оешма вәкилләре белән узган очрашу вакытында әйтте.

Ветераннарга ярдәм йөзеннән ил буенча төрле чаралар күреләчәк, дип тә өстәде Президент. Ил башлыгы әлеге эштә волонтерлар ярдәменә таяна. Бер тапкыр бирелә торган 75 мең сумны сугышта катнашучылардан тыш, ветераннарга тиңләштерелгәннәр – сугыш ветераннарының тыл хатыннары, балигъ булмаган яшьтә концлагерьларда җәфа чиккән элекке тоткыннар да алачак.

Истәлекле көн уңаеннан “1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы Җиңүгә 75 ел” юбилей медале дә чыгарылган. Аның белән хәрби хезмәттә булучылар, тыл хезмәтчәннәре, фашистларга каршы хәрәкәтләрдә катнашучы чит ил кешеләре  дә бүләкләнәчәк.

https://vatantat.ru/2019/12/kil%d3%99se-elda-respublikada-b%d3%a9ek-%d2%97i%d2%a3%d2%afne-b%d3%99jr%d3%99m-it%d2%afd%d3%99-13-me%d2%a3g%d3%99-yakyn-veteran-katnashachak/

2020 ел, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, Хәтер һәм дан елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Татарстан районнарында да зур әзерлек бара. “2016 елның 1 гыйнварына республикада 68600 сугыш ветераны булса, 2020 елның гыйнварына 34 мең ветеран яши. 3500е сугыш инвалиды һәм ветераны, тыл хезмәтчәннәре – 24400 кеше. Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны һәм тыл хезмәтчәне категориясендәгеләр – 8 мең. Бәйрәм уңаеннан чараларны җирле үзидарәләр, ветераннар советлары, иҗтимагый оешмалар белән бергәләп оештырачакбыз. Үзебезгә шундый максат куйдык: бер генә ветеран да игътибардан, ярдәмнән читтә калмаска тиеш”, – ди Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

– Арча районында 18 сугыш ветераны бар. Тыл хезмәтчәннәре белән бергә 594 кеше яши. Тиздән юбилей медальләре кайтачак. Аларның һәрберсен ияләренә тапшырачакбыз, – ди Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхетдинов. – Ветераннар белән эш бәйрәм уңаеннан гына түгел, һәрдаим алып барыла. Бәйрәм уңаеннан көчәйтелә, аннары киметелә, дип әйтеп булмый. Һәр җирлек үз ветеранын күз уңында тота. Нинди генә мәсьәлә булса да, иң әүвәл аларга һәм социаль яклау бүлеге хезмәткәрләренә чыгалар. Мәктәпләр дә шефлык итә, өйләренә барып йөриләр, булышалар. Йөри алган ветераннар мәктәптә узган очрашуларда катнаша. Тыл ветераннары андый чараларга ешрак йөри. ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан үткәрелгән чараларда да алар кадерле кунак булачак, чөнки куйган хезмәтләренең бәһасе әйтеп бетергесез. Сугыш ветераннары арасында, кызганыч, урын-җирдә ятучылары да бар. Аларга тиешле медицина ярдәме күрсәтелә.

Бу көннәрдә авыл җирлекләрендә дә эш кайный: ветераннарны барлыйлар, исемлек төзиләр. “Кайбер өлкән кешеләр читтә пропискада, шулай да бүләкләрне социаль яклау бүлекләре белән сөйләшеп, үзебез тапшырачакбыз. Авылыбызга бүтән җирләрдән кайтып урнашучылар да байтак. Араларында ветераннар юкмы икән, шуларны белешәбез. Җиңү бәйрәме алдыннан фотоальбом чыгарачакбыз. Мәктәп укучылары истәлекләр туплый, фотолар җыя. Бездә сугыш ветераннары берәү дә калмады, тыл хезмәтчәннәренең дә саны елдан-ел кими, исәннәренең һәр сүзе кадерле”, – ди Лаеш районының Хәерби авылы җирлеге башлыгы Минзәлия Минбаева.

Кукмара районында ветераннарны яңа гаилә корган һәм бәби алып кайткан гаиләләр белән очрашуларга чакыралар. “Зиһенендә булган, аягында йөреп торган Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен чакырабыз. Яшьләр янына килгәч, өлкәннәр үзләре дә яшьлеккә кайткандай булдык, диләр. Хис-кичерешләре белән уртаклашалар, истәлекләре яңара, – ди Кукмара районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина. – Аларның әйтер сүзе, теләге һәрвакыт күп була. Тормыш тәҗрибәсеннән чыгып зирәк киңәшләр бирәләр. Өлкәннәребез: “Бәби күргәч, яшьлеккә кайткандай булдым, шундый очрашулар өчен рәхмәт”, – диләр. Уйлап карасаң, олы кешенең бар нәрсәсе дә бар, ләкин игътибарның артыгы юк. Шәхсән үзем сәбәп булмаган очракта да, вакыт табып, ветераннар янына кереп чыгам. Аздан да күңел була, аздан да хәтер кала. Өйгә йөрүче волонтерларыбыз да бар. Атна саен хәл белешеп йөриләр. Кукмара районында һәрбер хезмәт оешмасы бу эштә үзеннән өлеш кертергә тиеш. Тиздән фестивальләр башланып китә”.

Фәния Арсланова   


Фикер өстәү