Теләче районында булган юл фаҗигасында имам һәлак булган

Татарстанда җиңел машина трассадан кюветка төшеп киткән, шофер урында ук һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га һәлакәт урыныннан шаһитлар сөйләде.

Шаһитлар сүзләренә караганда, бүген Теләче районында Олы Нырсы авылыннан ерак түгел юл-транспорт һәлакәте булган. Биредә «Лада Гранта» җиңел машинасы юлдан кюветка төшеп, әйләнеп капланган. Машина йөртүчесе һәлакәт урынында вафат булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча руль артында Шәдке авылы имамы Фәрит хәзрәт булган.


Фикер өстәү