“Бөтен авыл хәсрәттә”: Шәдке авылы имамының өч баласы ятим калды

Кичә кич Теләче районының Олы Нырсы авылы янәшәсендә юл һәлакәте була.  Шәтке авылы имамы утырган машина юл кырыена чыгып оча. Фәрит хәзрәт шундук җан бирә. Аның хатыны тол, өч баласы калды. Олы улы 6 нчы, уртанчысы 3нче сыйныфта укый, кечкенә кызга 6 яшь.

https://vatantat.ru/2020/01/tel%d3%99che-rajonynda-bulgan-yul-fa%d2%97igasynda-imam-%d2%bb%d3%99lak-bulgan/

Ул балалар бакчасына йөри икән. “ВТ” ның үз чыганаклары аша әлегә хәзрәтнең Саба моргында икәнен белдек. Яру эшләре тәмамлангач, аны бүген туган авылында җирләргә тиешләр. Кинәт килеп чыккан хәл, бөтен авылны тетрәндергән, хәзрәтне белмәгән кеше булмаган. Хәтта, күрше районнардан да хәл белергә киләләр икән. “Бөтен авыл хәсрәттә”, – ди якыннары. Бу хакта тулырак, газетаның җомга саныннан укый аласыз.


Фикер өстәү