Үзешчән театр артистлары: «Өйдәге бөтен көзгеләрне юк итсәк, без әллә нинди кыяфәткә кереп бетәр идек»

Әлеге ике җанның танышу, аннан кавышу тарихы театр белән бәйле. Инде ничә ел шушы мохиттә кулга-кул тотынышып үз юлларын яра алар. Сүзем – моннан төгәл өч ел элек Мамадыш районының Түбән Сөн авылында халык театрын булдырган Зөлфирә Дәүләтшина һәм Марат Баязитов турында. Алар белән халык театрының бүгенге хәле, театр династиясенең серләре һәм пәрдә артында калган проблемалар турында әңгәмә кордык.

Зөлфирә ханым белән Марат абый Түбән Кама театрында эшләгәндә танышкан. Шуннан соң инде күпме сулар аккан, алар театрдан ничә китеп, ничә кат кире кайткан. Бәхетләре – бүген алар үзләренә якын булган өлкәдә кайнау. Үзләре генә түгел, балалары да театр белән җенләнә. Кирәк өчен генә түгел, һәр эшен чын күңелдән эшли әлеге гаилә. Шулай булмаганда, сүнеп баручы авылда театр уты кабыза да алмаслар иде, мөгаен.

– Бүген авыллар “кризис” кичерә. Халык театрлары салаларга бераз гына булса да җан өрә алыр микән?

Марат Баязитов:

 – Әллә нинди спектакль куйсаң да, авылдан чыгып китүчеләрне бу гына тартып кайтара алмый. Дөрес, бүген авылда көн күрүчеләр спектакльләрне калдырмый, булган кадәрле балаларның барысы да диярлек театр түгәрәгенә йөри. Гомумән, халык сәнгатькә тартыла.

Зөлфирә Дәүләтшина:

Ни кызганыч, халык театры булдырып кына авылларны аякка бастырып булмый. Җитәкчеләр катнашыннан башка мөмкин түгел бу эш. Шул ук вакытта театр авылга җан кертте. Бүген әле олысы да, кечесе дә биредә кайный.

– Балалар белән нинди эш алып барыла?

Марат Баязитов:

– “Хыял” балалар театр студиясен оештырдык. Бирегә йөрүче балалар белән бәйгеләрдә катнашабыз. Аларның кызыксынуы көчле, киләбез, барабыз, йөрибез, дип янып торалар.

Зөлфирә Дәүләтшина:

Шул балаларның башкалардан аерылып торуы, төпле булулары куандыра. Алар яхшылыкны яманлыктан аера белә, әхлаклы һәм тәрбияле булып үсә.

– Авыл халкына нинди темалар кызыклы? Драма сорыйлармы, комедияме? Көндәлек әсәрләр аласызмы, классикага мөрәҗәгать итәсезме?

Зөлфирә Дәүләтшина:

– Тормышка якын, күңел кылларына кагылырдай, кыскасы, елата торган әсәрләрне күбрәк сәхнәләштерәбез, халык үзе шуны сорый. Мондый спектакльләрдә алар үзләренең чагылышын таба. Балалар белән исә күбрәк әхлакый, тәрбияви әсәрләргә тукталабыз. Тамашачы гына түгел, актерлар үзләре дә тәэсир алсын дип тырышабыз.

Марат Баязитов:

– Өйдәге бөтен көзгеләрне юк итсәк, без әллә нинди кыяфәткә кереп бетәр идек. Театр – менә шул көзге инде ул. Тормышыбыз көзгесе. Спектакль караганнан соң, үз-үзебезгә бәя бирәбез, акны карадан аера башлыйбыз. Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр”е, Айгөл Әхмәтгалиеваның “Баш куям тезләреңә”, Илгиз Зәйни, Гафур Каюмов әсәрләре халыкка әнә шулай тәэсир итте.

– Халык театрлары профессионалларга караганда табигыйрак, аларда пафос азрак, дигән фикергә карашыгыз нинди?

Марат Баязитов:

– Гади авыл хатыны пешергән һәм икмәк пешерү заводында җитештерелгән бәлешне күз алдына китерик. Беренчесе бар күңелен биреп эшли. Кыяфәте әллә ни искитмәле булмаска мөмкин, ә менә тәме! Икенче очракта бар нәрсә дә идеаль, әмма күңел җылысы юк. Миңа калса, профессиональ артистлар да кайчак күңел җылысын икенче планга күчерә, рольләрне ясалма башкара. Ә үзешчән артистлар тормыштагыча, “тәмләп” уйный.

Түбән Сөн авылы үзешчәннәре өч елда байтак кына уңышларга ирешкән. 2017 елда “Халык театры” статусына ия булу белән, ел саен Төбәкара “Идел-йорт” фестивалендә катнашып, призлы урыннар яулаганнар. Балалар белән халыкара “Әлмәндәр варислары” фестивалендә гран-прига ия булганнар. Узган елны Баязитовлар гаиләсе Мәдәният министрлыгының мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы белән берлектә оештырылган иҗади очрашуда “Театр династиясе” исеменә лаек булган. Зөлфирә ханым әйтүенчә, шушы театр фестивальләре халык театрларына эшләргә этәргеч бирә.

Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова


Фикер өстәү