Марат Хөснуллин Россия Хөкүмәте җитәкчесе урынбасары булды

Марат Хөснуллин Россия Хөкүмәте җитәкчесе урынбасары булды. Бу хакта Россия Президентының Указы дөнья күрде.

Казанда туып-үскән Марат Хөснуллин Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгын 2001 елдан 2010 елга кадәр җитәкләде. Аның катнашында Казанда 2013 елгы Универсиадага җәлеп ителгән спорт объектлары төзелеше башланды.

2010 елның ноябрендә Хөснуллин Мәскәү шәһәренең шәһәр төзелеше Департаменты җитәкчесе, ә аннары шәһәр төзелеше сәясәте һәм төзелеш мәсьәләләре буенча Россия башкаласы вице-мэры итеп билгеләнде.


Фикер өстәү