Укытучылар өчен өстәмә чикләү: мәктәпләрдә “педагогик сер» төшенчәсе барлыкка киләчәк

Россия укытучылары өчен өстәмә чикләү кертергә тәкъдим ителде. “Педагогик сер” төшенчәсе мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренә ата-аналар ризалыгыннан башка балалар үсешенең үзенчәлекләрен һәм диагнозларын әйтүне тыя.

Балачак унъеллыгын үткәрү буенча совет каршында эшләүче “Сәламәт бала” төркеме әгъзалары шундый тәкъдим белән чыгыш ясаган, дип яза “Известия”.

https://vatantat.ru/2020/01/m%d3%99kt%d3%99pl%d3%99r-bashlangych-syjnyf-ukuchylaryn-bushlaj-kajnar-ash-bel%d3%99n-t%d3%99emin-it%d3%99rg%d3%99-%d3%99zerme/

Төркем җитәкчесе Татьяна Батышева сүзләренә караганда, ата-аналар еш кына педагогларга үз баласының диагнозы турында хәбәр итүдән курка, әлеге мәгълүмат дөрес кулланылмас дип шикләнәләр. Әмма укытучы баланың үзенчәлекләре турында белергә, аның белән яхшы мөгамәлә урнаштырырга һәм кирәк булган очракта ярдәм күрсәтергә тиеш.

Ата-аналар берләшмәсендә әлеге идеяне хуплаулары билгеләп үтелә. Түрәләр әлегә бу башлангычка берничек тә бәя бирми.


Фикер өстәү