Татарстанлы Эльмир Таһиров РФ Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе урынбасары булды

Казанда туып-үскән Эльмир Таһиров РФ Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнде. Тиешле боерыкны илнең яңа Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.

Эльмир Таһиров 1970 елда Казанда туган, 1993 елда МГИМОда халыкара мөнәсәбәтләр факультетын тәмамлаган.

1993-1999 елларда РФ Тышкы эшләр министрлыгында һәм Россиянең Омандагы илчелегендә эшли. 1999-2002 елларда Тышкы эшләр министрлыгының икенче секретаре, аннан беренче секретаре була. 2002 елдан 2008 елга кадәр Россия илчелегенең АКШтагы беренче секретаре, киңәшчесе, өлкән киңәшчесе булып эшли.

2008 елдан 2012 елга кадәр РФ Хөкүмәтенең халыкара хезмәттәшлек департаменты директоры урынбасары була. Ә 2012 елда бу департаментны җитәкли.


Фикер өстәү