Күрше Республикада ипотека ставкасын 3,5 процентка кадәр киметәләр

Россия Президенты Владимир Путинның май указын гамәлгә ашыру максатында тәкъдим ителгән “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты ярдәмендә Башкортстанда башкарылучы эшләр бихисап.

Башкортстанда “Гаилә ипотекасы” буенча ставканы 3,5 процентка кадәр киметергә мөмкин. “Торак төзелешен үстерү” программасын тормышка ашыру тәртибенә үзгәрешләр проекты әзерләнде, ул аны балалары булган гражданнар өчен ипотека ставкасын субсидияләү федераль программасы белән интеграцияләүне күздә тота. Бу хакта ипотека-туплау механизмнарын һәм Торак төзелешен үстерү фонды программаларын гамәлгә ашыру буенча генеральный директор урынбасары Евгений Декатов хәбәр иткән.

Аның сүзләренә караганда, бу үзгәрешләр әлеге категория гражданнар өчен ипотека кредитлары буенча ставкаларны 3-3,5 процентка һәм аннан да түбәнрәк киметү мөмкинлеген тәэмин итәчәк.

“Ил халкының 42 проценты җан башына 15тән 35 мең сумга кадәр уртача керемгә ия, бу ипотека кредитын түләүне кыенлаштыра, бигрәк тә беренче взноска тупланмалар булмаган очракта. “Жилстройсбережение” программасында Башкортстанда 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләр катнаша ала. Республикада вкладчылар саны ике тапкыр — 2019 елдагы 3852 кешедән 2020 елда 7569 кешегә кадәр арту күзәтелә. Алдагы елларга бюджет финанславының планлаштырылган күләме (ел саен 235 млн сум) программада бер үк вакытта 10 мең вкладчы булу өчен җитә”, — дип билгеләп үткән Евгений Декатов.

“Жилстройсбережение” программасы Башкортстанда 2014 елдан бирле тормышка ашырыла. 2017 елның июненнән еллык 7 процент белән беренче ипотека кредитлары бирү башланды, программадан ике меңнән артык кеше файдаланды.

Хәзерге вакытта 7,5 мең кеше акча туплый. Башкортстанның торак-төзелеш базарына керемнәрнең суммасы 3,5 миллиард сумга якын.


Фикер өстәү