Минталип Миңнеханов: “Җирне алдалап булмый”

Булдыклы “аксакал”, районның фермерлар ассоциациясен җитәкләүче Минталип Миңнехановны Тукай районында гына түгел, бөтен Татарстанда беләләр. Бүген аның гаилә фермер хуҗалыгы республиканың үсемлекчелек тармагында әйдап баручыларның берсе булып тора. “Аксакал” дип язуның да хикмәте бар: быел Минталип абый 70 яшен тутырачак.

Шуңа да карамастан, фермер ел да кызу урак өстендә кыр корабын үзе иярли. Аның сүзләренчә, гел эштә, алгы сафта булуның сере бик гади – нинди генә эшкә алынсаң да, аны яратып башкарырга кирәк. Улы Рәмис исә – Минталип абыйның төп терәге, таянычы. Хәер, гаилә фермер хуҗалыгында һәркемгә эш җитә. Өлкән фермерның тормыш иптәше эшчеләрне тәмле ризыклар пешереп сыйласа, кызы бухгалтерлык эшен алып бара. Укуны тәмамлаган оныклар да бабалары салган юлдан китәргә карар кылган. Башкача була да алмый, чөнки Минталип абыйның бөтен тырышлыгы, булмышы һәм хезмәтенең максаты да әнә шул. Киләчәк – династияләр кулында, дип яши ул.

Минталип абый, сез эшмәкәрлек белән шактый тормыш тәҗрибәсе туплаган яшьтә шөгыльләнә башлагансыз. Моңа нәрсә этәрде? 

Фермерлык белән шөгыльләнә башлаганда, миңа, чыннан да, 50 яшь иде. Ләкин аңа кадәр дә бөтен тормышым авыл хуҗалыгына бәйле булды. Самараның авыл хуҗалыгы академиясен тәмамладым. Инженер, баш энергетик булып эшләдем, авыл хуҗалыгы оешмасын җитәкләдем. Аннан соң, мин бит сугыш бетеп, биш ел узгач туганмын. Колхоз-совхозлар аякка басып җитмәгән, авыл халкына азык юнәтү өчен авыр чор. Мәрхүмә әнием: “Син туганда, өйдә бер тәлинкә солы оны бар иде”, – дип әйтә торган иде. Шуңа күрә безнең чор балалары – авыз тутырып икмәк ашау хыялы белән яшәгән буын. Икенчедән, үзебез дә, балаларга кечкенәдән үк “хәләл ризык”, “хәләл хезмәт” дигәнне төшендереп үстердек. Эшмәкәрлеккә 2000 нче елларда килдем. Балаларым һәм оныкларымның тәртипле, эш сөючән булып үсүләрен, бу эшнең аларга калуын һәм авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүләрен теләдем.

Ул елларда фермерларга күрсәтелә торган ярдәм дә хәзерге кебек үк булмагандыр…

– 2000 елда Америкада стажировкада булып, андагы фермерларның эш шартлары белән таныштык. Аларга ярдәм чыннан да көчле иде. Ул вакытта авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә бездә 15–16 процент белән кредит бирәләр иде. Ә Америкада ул – нибары 2 процент кына. Аннан соң фермерлар үстергән продукцияне дә сатарга булышалар. Фермерлыкка керешкәндә, безгә дә зур ярдәм булыр дип өметләндек. Ләкин ул елларда без үзебезгә генә таяна алдык. Эш башлаганда, балаларга дип алынган фатирыбызны һәм ике гаражны сатарга туры килде. Ул акчаларга Пермьнән техника алып кайттык. Аннан соң Самара өлкәсендәге танышлардан бурычка дип бәрәңге орлыгы юнәттек. Җиңел булмады. Кул көче дә күп керде.  Ул вакытта фермер дип ашкынып тору юк иде. Безгә караш 2005 елларда үзгәрде. Бүген, Аллага шөкер, үзебезнең тырышлык һәм дәүләт ярдәме белән эшләребез алга китте. Бәрәңге саклагычлары, икмәк складлары төзедек, техникалар сатып алдык. Яшелчәләрне юу, чистарту, аралау, махсус капчыкларга тутыру өчен зур суммага техника сатып алуга ирештек. “Бердәмлек” дигән кооператив төзедек.

Фермер буларак күңелегезне нинди мәсьәләләр борчый?  

– Республикада терлекчелек, кошчылык юнәлешенә бик зур ярдәм күрсәтелә. Ә менә үсемлекчелеккә бераз кимрәк, дияр идем. Без сан ягыннан да азрак. Тукай районында яшелчәчелек белән өч фермер гына шөгыльләнә. Шуңа күрә министрлык бу мәсьәләдә бераз карашын, ярдәм итү шартларын үзгәртсен иде, дигән теләк бар. Ун ел эчендә ягулык, корткычлардан саклану чаралары, минераль ашламалар, техника, запас частьларның бәяләре коточкыч артты. Яхшы сабан, мәсәлән, 5–6 млн сум тора. Яхшы тракторны ким дигәндә 10 млн сумга гына сатып алырга мөмкин. Ә кәбестә, бәрәңге, кишер, чөгендер, бөртек бәясе үзгәрмәде. Үз-үзен аклар өчен, бәрәңге игү мәйданы 100 гектардан да ким булмаска тиеш. Аралау комбайны – 9,5 млн, бәрәңгенеке 10 млн сум тора. Дәүләт ярдәменнән башка техника янына якын да килә торган түгел. Үсемлекчелектән башка терлекчелек юк. Ашлыгы, азыгы булмаса, тупикка кереп батабыз. Терлекчелеккә күрсәтелә торган ярдәм дә бик кирәк, ләкин безне дә онытып җибәрергә ярамый.

Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң. Язын, беренче агрегатны кузгатып җибәрер алдыннан, кырга чыгып, намаз укыйм. Беркайчан да: “Шуның кадәр акча керсен, шуның кадәр табыш алырга иде”, – дип теләгәнем юк. “Йа Раббым, исән-сау мул уңышлар алып, адәм балаларының өстәлләренә ризык иттереп җиткерергә насыйп итсәң иде”, – дип дога кылам.

Кооперативыгыз кайчан эшли башлады?

Бинаның каркасын 2016 елда төзеп бетердек. Шул ук елны пилот режимында эшли дә башладык. Җиһазлар исә узган ел гына куелды. “Бердәмлек” кооперативына берничә

фермер (башка районнардан да бар) һәм шактый гына шәхси хуҗалыклар керде. Эре фермерларның продукцияләрен сату проблемасы юк диярлек. Бу система аларда җайланган. Ә инде сатып бетерә алмаганын безнең аша уздыралар. Шәхси хуҗалыклар да үз продукциясен безнең аша сата алды. Шулай да яшелчә юнәлешендәге кооперативларга эре фермерлар белән эшләү уңайлырак. Чөнки шәхси хуҗалыклар төрле сорттагы һәм төрле формадагы бәрәңге үстерә. Ә ашханәләр түгәрәк бәрәңге сорый. Монда билгеле бер авырлыклар бар, әлбәттә. Ләкин тора-бара без моны җайларбыз дип уйлыйм. Бу мәсьәләдә терлекчелек юнәлешендә кооперативлар оештыру күпкә җайлырак, чөнки продукция арасында аерма юк.

Берләшүнең өстенлеге нидә, Минталип абый?

– Кооперативның киләчәге бар һәм берләшү кирәк. Ул уңышлы эшләсен өчен, партнерларның ышанычлы булуы шарт. Уртага салып сөйләшенгән, хәл ителгән мәсьәләләрдән читкә китмичә генә башкарып чыгардай булсын алар. Мәсәлән, шуның кадәрле бәрәңге үстерергә дип килешенгән икән, ул шулай булырга тиеш. Сату мәсьәләсендә дә шулай ук. Бер тапкыр акча эшләп калырга омтылып, җитди сатып алучыны югалтырга ярамый. Шуңа күрә кооперативта туганнар белән эшләсәң, ышанчылырак дип уйлыйм.

Республикада яшелчәгә ихтыяҗ зурмы?

– Зур. Быел бәрәңге уңгач, халык аны кая куярга белми җәфаланды. Ә без инде сатып бетердек дисәк тә була. Тик менә кибетләр бик сайлана. Алар 5,5 см дан зуррак булган бәрәңгене генә ала. Ә калганын кая куярга? Чүплеккә чыгарып ташларгамы? Шулкадәр күп тырышлык куеп һәм чыгым чыгарып үстерелгән бит алар. Кечкенә генә тырналган урын булса да, алмыйча кире борып җибәрәләр. Менә шунысы кыен.

Уңышлы эшмәкәр булуның сере нидә, Минталип абый?

– Көчле рух, үзеңә һәм гаиләңә ышаныч һәм эшләгән эшеңнең кирәклеген аңлау булырга тиеш. Эшмәкәр булыр өчен 100 төрле сәләткә ия булырга кирәк. Фермерга механизатор да, эретеп ябыштыручы да, токарь да, хисапчы, инженер, агроном, йөртүче, төзүче, проектлаучы да булырга туры килә. Аннан соң нинди генә бизнеска тотынсаң да, үз эшеңне яратырга кирәк. Төшенеп, яратып эшләсәң, эш тә җиңел башкарыла. Комбайнда эшләгәндә: “Мин иккән иген адәм баласының өстәленә ризык булып бара бит”, – дип

горурлана идем. Җирне алдалап булмый. Аны хәйләкәрлек белән дә җиңә торган түгел. Җирдә эшләр өчен белем, аны аңлау һәм яхшы технологияләр кирәк. Яхшы уңыш алыр өчен, аны үз организмыңны тойган кебек тоярга кирәк. Вакытлы-вакытсыз җиргә сука тыксаң, ул ката да кала. Җирнең серләре бик күп.

Минталип абый, быел сез 70 яшегезне каршы аласыз. Бүген дә кырда эшләрлек көч-дәрт, энергия чыганагын каян аласыз?

Энергияне тату гаиләдән алам. Эшне бер-беребезгә теләсә кайсы вакытта тапшыра алабыз, дигән ышаныч көч бирә. Балалар, оныклар белән бергә хезмәт кылу, барыбыз бергә мәҗлесләр уздырудан тәм алам. Монан тыш, халыкка кирәклекне тою да көч бирә.

Сан

Бүген Татарстанда 280 кооператив эшли. Шуларның 55 е узган ел гына оешкан.  Соңгы ике елда кооператив әгъзаларының саны – сигез, ә керемнәре ике тапкыр арткан.

Вставка

Үстерә торган төп культурабыз – бәрәңге. Узган ел зур мәйданда булмаса да, кәбестә дә  утырттык. Аннан 1 мең тоннага якын уңыш җыеп алдык. Быел кишер һәм чөгендер үстердек. 2600 центнер кишер, 4800 центнер чөгендер, 30000 центнер бәрәңге уңышы булды. Болардан тыш, гектарына 48 центнердан 1 мең тонна икмәк җыеп алынды. Барысын да урнаштырып бетереп барабыз. Яшелчәләрне мәктәп, балалар бакчалары, хастаханәләр күпләп ала. Шулай ук ярминкәләрдә, кибетләрдә сатабыз. Безнең яшелчәләр Татарстанда гына түгел, башка өлкәләргә дә тарала. Мәйданнар зур булмаса да, сыйфаты яхшы. Чөгендер – гектарыннан  600 центнер, бәрәңге 300–380 центнер чыкты. Уңдырышлылык начар булса, үзен акламый.

    Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү