“Татарстан яшьләре” газетасы туган көнен уздыра!

Моннан бер гасыр элек, 22 гыйнвар көнне “Татарстан яшьләре” газетасының беренче саны дөнья күргән. Йөз ел эчендә аның ничә исем алыштыруы, тарихы турында сөйләп тормыйм. Әмма шушы тарихта үз гомеремнең дә бер өлеше булганга, бераз истәлекләргә бирелеп аласы килә.

Бер елны шушы газета турында мөхтәрәм әдибебез әллә шаяртып, әллә чынлап “Татарстан яшьләре – татарның күз яшьләре” дигән сүзләр әйткән. Еллар узган саен һәрнәрсәне икенче төрле кабул итәсең бит инде ул. Заманында Батуллага күңелдән генә бераз үпкәләп йөргән булсам да, хәзер уйлар үзгәрде. Бактың исә Рабит абый безгә кыска гына итеп бик дөрес бәя биргән икән бит. Мин эшләгән елларны “Татарстан яшьләре” 200 меңнән артык тираж белән чыга иде. Халык аны егылып укыды, дип әйтә алам. Чөнки 80–90 нчы елларда “сүз иреге” дигәннәре телдән төшеп, тормышта шактый ук нык урын алып өлгергән иде. Цензура бетте диярлек. Ул өлешчә бары тик хөкүмәт гәҗитләрендә генә калды. Ни теләсәк – шуны яздык, дип әйтә алмыйм, чөнки бит әле һәр журналист күңелендә эчке цензура да була һәм демократик илләрдә ул бүген дә яши.

Бераз йөгәннән ычкынуыбызга ул чактагы Генсек Горбачев үзе үк гаепле иде, сүз ирегенә, хөр фикерлелеккә юл ачты ул. Телгә “плюрализм” дигән сүзләр килеп керде.
Телгә Борис дәдәй Ельцин да йозак салмады. “Татарстан яшьләре”нең зур тиражлар белән чыгуын мин җәмгыятьтәге шушы үзгәрешләр белән дә бәйлим. Без – “ТЯ”лылар халык тормышын беренче урынга куеп язарга өйрәндек. Халык белән бергә сөендек, халык белән бергә шатландык, халык белән бергә еладык. Газета битләренә әнә шул хисләрдән тулып ташыган күз яшьләре тамгандыр инде дип уйлыйм. Дөреслекне табарга, асыл хакыйкатькә омтылып язу һәрберебезгә, әлбәттә инде, иҗади дәрт тә өстәде. Шуңа күрә “ТЯ”да журналистларның талантлы бер буыны барлыкка килүе табигый иде. Бит читлеккә ябып куелган кош сайрамый, бәлки, чыркылдый гына… йә, гомумән, тавыш чыгармый. Һәрхәлдә, үзем шундый фикердә. Баш мөхәррир Исмәгыйль Шәрәфиев үзенә күрә аерым бер шәхес иде. Артык күп сөйләмәс, һәр сүзен каршы килә алмаслык итеп дәлилләп әйтеп бирер. Көлкегә каласың килмәсә, аның белән сүз көрәштермәвең хәерле иде. Шул ук вакытта һәркем фикеренә колак сала да белде ул. Кыскасы, бик зирәк, бөтен җаны-тәне белән гәҗитче иде, мәрхүм. Без – “ТЯ”лылар әле бүген дә аны сагынып искә алабыз. “Без” дигәнем – “ВТ”да 15 ел баш мөхәррир булып эшләгән Миңназыйм Сәфәров, бүгенге җитәкчебез Гөлнара Сабирова, аның урынбасары Фәния Әхмәтҗанова. Укучылар әле “Зөләйха Кадышева”, “Гадел Низам” тәхәллүсе белән язган Флюра Низамованы, үткен язмалары белән шактый җитәкчеләрнең “тәхетләрен” селкеткәләргә яраткан Әлфия Саматны, талантлы егетебез, “дипломсыз академик” Илфак Шиһаповны да хәтерлидер. Безнең белән хезмәттәшлек иткән олуг әдибебез Туфан Миңнуллинның “Кызыл тышлы дәфтәре”ннән гәҗит битләренә күчкән язмалары да укучылар күңелендә сакланадыр.

Без “Татарстан яшьләре”нең исемен акларга тырышып эшләдек кебек. Төрле яшьләрдә булсак та, яшьлек җүләрлегеннән, яшьлек максимализмыннан ваз кичмәдек. Инде 100 яшен тутырган шушы олпат газетада эшләүче каләмдәшләргә дә: “Яшьлек дәртегез сүнмәсен!” – диясе килә. Чөнки, яшьлек гел алдан бара ул. Бәйрәмегез белән, дуслар!

Риман Гыйлемханов


“Татарстан яшьләре” газетасы туган көнен уздыра!” язмасына фикерләр

  1. Рәсемдә Риман үзе юк бугай.Дөрес язган,хәзер дә бик яратып укыйбыз.Хатлар бүлегендә күп еллар Рина апа эшләгән иде.

Җавап Отменить ответ