Февральдә суыклар булачак, әмма…

Суыклар килмиячәк, көтмәгез дә. Синоптиклар журналистларга әнә шундый хәбәр җиткерде. КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев әйтүенчә, һава торышы гыйнвар азагына кадәр җылы булачак. Минус 2 градустан артмаячак. Белгеч кышның болай җылы булуы көнбатыш һава агымнары тәэсирендә булганлыгын әйтте.

– Әлегә без циклонның җылы секторында. Бүген кич төньяктан һава массалары керү нәтиҗәсендә, бераз суытачак, ләкин бу озакка бармаячак. Төнлә минус 9, көндез 5 градустан суыграк булачак. Аннан соң һава температурасы тагын күтәреләчәк. Суык кыш барыбер килмәс инде, – диде Юрий Переведенцев.
Белгечләр сүзләренә караганда, быелгы кышта һава температурасы буенча берничә рекорд куелган. Аларның берсе Хач ману бәйрәмендә дә булган. Гомумән алганда, христиан динендәгеләрнең бәйрәм көннәрендә соңгы 54 елда ике рекорд куелган. 1996 елдан 2020 елга кадәр Хач ману бәйрәмендә 0 дән югары температура ике тапкыр күзәтелгән. 2007 елда 0,5 градус булса, быел ул 0,4 градус тәшкил иткән.
Матбугат очрашуында халык сынамышларын да искә төшерделәр.
– Әгәр “крещение суыклары” чыннан да булса, җәен уңыш – яхшы, крещение көнне җылы булса, уңыш начар булыр, дип әйтәләр иде. Моның дөреслеккә никадәрле туры килүен быел сыныйбыз инде, – диде ул.
Кафедра доценты Тимур Әүһәдиев тә 19 гыйнвар көнне һава температурасы елдан-ел күтәрелгәнлеген билгеләп узды. Бу көннәрдә еш кына -5,-10 градус була икән. Ул быелгы кышның һава температурасы бер тапкыр да норма белән кисешмәвен әйтте. Шулай да ул быел кыш үз вакытында килде, диде.
– Беренче декабрьдән тотрыклы рәвештә 0дән түбән температура булды. Ләкин көнбатыштан һава күчеше аркасында, 52 кыш көненең 37се генә кышкы иде, ә җәйнең 25 көне “урланды”, – диде ул.
Гыйнварга өмет калмады, феврале ничек булыр икән соң? Юрий Переведенцев әйтүенчә, февраль елның беренче аена караганда суыграк булачак, әмма көчле салкыннар көтелмәячәк.
– Көнбатыш-көнчыгыштан һава күчеше чигенмәячәк, шуңа күрә февральдә дә җылы булачак. 2007 елда да гыйнварның икенче яртысы һава температурасы югары торган иде. Ләкин 25 гыйнварда минус 15 градус булды, – диде ул.
Тимур Әүһәдиев исә җылы гыйнвардан соң гадәттә 46 процент очракта җылы февраль килүен әйтте. Суыклар көтәсе юк икән. Кары да яумас микән инде? Әлеге сорауга исә төгәл җавап ишетә алмадык.
– Декабрь, гыйнварда кар бик аз яуды. Февральдә гадәттә кар кар аз ява, чөнки бу айда Себер циклоны килә иде. Ул явым-төшем алып килми. Иң күп кар катламы гадәттә мартта була: 40 см тирәсе. Ә бүген нибары 15 см кар ята, – диде Юрий Переведенцев.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү