“Җәлил укулары”нда тарихка да урын бар

“Җәлил укулары” бәйгесе кабаттан әдәбият сөюче яшь йөрәкләрне җыйды. Быел исә катнашучылар сүз сәнгате генә түгел, тарих белән дә кызыксынуларын күрсәтә алды. 21нче гыйнварда Бөтендөнья татар конгрессында узган матбугат очрашуында Халыкара әдәби бәйгенең барышы, үзенчәлекләре һәм яңалыклары турында гәп тоттылар.

М.Җәлил калдырган иҗади мирасны популярлаштыру, яшь талантларны ачыклау максатыннан Бөтендөнья татар конгрессы ТР Мәгәриф һәм фән, Мәдәният министрлыклары белән берлектә уздырган II Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесе 2019нчы елның 1нче октябрендә үк старт алган. Быел бәйге Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган.

Әйтергә кирәк, “Җәлил укулары”ның географиясе дә, номинацияләре дә үзгәрешләр кичергән: бәйге  җиде номинациядә һәм зоналарга бүленеп оештырылган.

– Катнашучылар М.Җәлил шигырьләреннән тыш үз төбәкләрендә туган фронтовик шагыйрьләр иҗатын да яктыртырга тиеш иде. Географиягә килгәндә, нәтиҗәдә “Җәлил укулары” Татарстанның 42 районыннан, Россиянең 21 төбәгеннән, чит илләрдән барлыгы алты меңнән артык кешене җыйды, – диде бу турыда Башкарма комитет җитәкчесе Илгиз Халиков.

– Әлеге бәйгенең әһәмияте көн кебек ачык. Быел балалар әдәбиятка гына түгел, тарихка да мөрәҗәгать итте. Бу яңа номинация – якташ фронтовик язучы яки шагыйрь әсәрен уку белән бәйле иде. Чыктым да сәнгатьле итеп ниндидер әсәр башкардым һәм оныттым, дигән фикер гомумән “Җәлил укулары”на туры килми. Балаларның иҗади фикерләве камилләшә, тарихка, әдәбиятка мәхәббәте арта, – дип, бәйгегә карата фикере белән уртаклашты жюри әгъзасы, Тинчурин театры артисты Резедә Сәләхова.

Жюри рәисе РСФСРның һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров чит төбәкләрдән килгән катнашучыларның телен Татарстан башкаласында яшәүче балалар өчен үрнәк булуы турында әйтте:

– “Җәлил укулары”н гади бәйге дип атарга ярамый. Монда татар язмышы ачык күренә. Мин шундый нәтиҗәгә килдем: бездән аермалы буларак, чит төбәкләрдә яшәүчеләр телне яхшырак саклый. Уйланырга урын бар.

Берничә этаптан торган әлеге бәйгенең финалистлары 18нче февраль “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә гала-концертта очрашачак. Бүләкләү тантанасыннан тыш, әлеге кичәдә Бөек Ватан сугышы истәлекләре, фронтовик язучыларның тормыш юлы, яу кырында язылган хатлар да барланачак.

Лилия Гыймазова

 


Фикер өстәү