Татарстан Президенты Марат Хөснуллинның вице-премьер вазыйфасына билгеләнүен шәрехләде

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Давоста, Бөтендөнья икътисадый форумында катнаша. Нәкъ биредә ул Марат Хөснуллинның вице-премьер вазыйфасына билгеләп куюны шәрехләде.

«Марат Шакирҗанович бик системалы, бик төгәл, кырыс җитәкче. Мәскәүдә ул хәл иткән төрле бурычлар  нәтиҗәсеннән чыгып, төзелеш тармагында Хөкүмәт алдына куелган бурычлар, барысы да җиңел тормышка ашырылыр дип уйлыйм», дигән ул.


Фикер өстәү