Күп балалы аталарга пенсия яшен киметергә тәкъдим итәләр

Удмуртия Республикасы Дәүләт советы Дәүләт Думасына яңа закон проекты керткән. Аның буенча күп балалы аталарга пенсиягә вакытыннан алдан чыгарга мөмкинлек бирү карала. Бу турыда Парламентның түбәнге палатасының мәгълүмат базасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Алдарак кабул ителгән закон буенча, Россиядә пенсия яше этаплап биш елга артачак. Ул ир-атлар өчен 65 яшь, хатын-кызлар өчен 60 яшь була.

«Реформаны йомшарту өчен, 3 яки 4 бала тапкан хатыннарга пенсиягә алданрак чыгу мөмкинлеге бирелә. Яңа закон проектының төп максаты — ир-атлар өчен пенсия яшен арттыру нәтиҗәләрен йомшарту», диелә хәбәрдә.


Күп балалы аталарга пенсия яшен киметергә тәкъдим итәләр” язмасына фикерләр

Җавап Отменить ответ