Татарстанда күп балалы ананың алимент буенча бер миллион сум бурычы җыелган

Лениногорск районында яшәүче, алимент буенча бер миллион сум бурычы җыелган күп балалы ананы рәшәткә артына озатканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Суд приставлары федераль хезмәте ТР буенча идарәсенең гаммәви мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек буенча баш белгеч-эксперты Лилия Хәлимова хәбәр итте.

Идарәдә сөйләүләренчә, 36 яшьлек дүрт балалы хатынны ана хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Ул алимент түләмәгән, эшкә урнашмаган, приставлардан качып йөргән һәм шунлыктан аны эзләүгә биргәннәр. Шушы вакыт эчендә хатынның балалары алдындагы бурычы бер миллион сумнан артып киткән.

Суд приставы аның яңа сөяркәсе белән Татарстанның Лениногорск районындагы бер авылда яшәп ятуын ачыклаган.

Хатынга карата административ хокук бозу турында эш кузгатылган. Суд ваемсыз анага 10 тәүлеккә сак астына алу рәвешендәге җәза билгеләгән.


Фикер өстәү