Укытучылар яңа һөнәрле булачак

Пенсия яшендәге  укытучылар арасында бала тәрбияләүче, гувернер  булырга теләүчеләр аз түгел. Белгечләрне киләчәкне күздә тотып әзерләү үзәге җитәкчесе урынбасары Наталья Королева бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет белән республика Иҗтимагый палатасы утырышында  җиткерде.

Узган ел республикада Казан педагогия көллияте базасында белгечләрне алга карап әзерләү үзәге ачылган иде. Татарстанда заманча һөнәрләргә әзерләүче бердәнбер үзәк бу. Монда илкүләм проектларын да тормышка ашырачаклар. Күптән түгел гувернер юнәлеше буенча гаризалар кабул итә башлаганнар.

– Анда катнашырга  укытучылар, директор урынбасарлары теркәлде. Алар гаиләдә белемгә өстенлек бирәчәк. Без әлегә бу юнәлеш буенча кыска, яңа программа эшләдек, Алар кыска,  бик кыска һәм озын булырга мөмкин, – дип ачыклык кертте урынбасары.


Фикер өстәү