Казанда 3,5 млн сумга Коръән саталар

Казан кешесе «Авито» сайтында 3,5 млн сумга Коръән сату турында белдерү куйган. Бу хакта «Татар-информ» корреспондентына тәкъдим авторы Станислав сөйләгән.

«Китап бердәнбер нөсхәдә. Бу минем дустымның гаилә ядкаре һәм мин аның финанс кыенлыкларын хәл итү өчен аңарга сатарга ярдәм итәм», — дип аңлатты ул.

Кулъязма озак вакытлар Үзбәкстаннан килгән дустында сакланган. Ул Сәмәрканд ефәк кәгазендә кулдан язылган һәм бизәлгән, дип сөйләде белдерү авторы.

Хуҗа шулай ук сайтта товарның чынлыгын күрсәтә торган фотографияләр һәм документның күчермәсен дә куя. Документта китапның 1702 елда күчереп язылуы һәм 1914 елда реставрацияләнүе күрсәтелгән.


Фикер өстәү