Телефоннан ике минуттан артык сөйләшергә ярамый

Экспертлар кесә телефонының начар тәэсирен киметү өчен аны ничек дөрес файдаланырга кирәклеге турында сөйләгән:

1. Ике минуттан да озаграк сөйләшмәгез.
2. Шалтыратулар арасында кимендә 15 минут пауза эшләргә кирәк.
3. Телефонны аскы өлешеннән тотып, ким дигәндә колактан 1 сантиметр ераклыкта тотарга кирәк. Шулай эшләгәндә нурланыш көче дүрт тапкыр кимиячәк.
4. Әгәр мөмкинлек бар икән, наушниклар кулланыгыз, яки телефонның тавышын көчәйтеп куеп сөйләшегез.
5. Иң көчле нурланыш телефон шалтыраган вакытта барлыкка килә, шуңа күрә чакыру вакытында колакка якын китермәгез.
6. Балаларга телефонда озак утырырга рөхсәт итмәгез.
7. Телефонны кесәдә йөртмәгез.
8. Зарядкага куйганда һәм төнлә йоклаганда телефон яныгызда булмасын.


Фикер өстәү