Рафис Борһанов студентларны котлады

Татарстанның Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Студентлар көне белән котлады.

«Студент еллары – һәркайсы кешенең тормышында иң якты, вакыйгаларга  бай этап һәм олы, мөстәкыйль тормышка аяк басу дәвере.

Бүгенге көндә республика югары уку йортларында 143 меңнән артык укучы белем ала. Татарстан Россиядә өченче һәм Идел буе федераль округында студентлар саны буенча беренче урында тора. Шунысы сөендерә, республиканың  белем бирү комплекслары белем һәм фәнни потенциалы югары белем алу өчен бөтен Россиядән һәм чит илләрдән абитуриентларны җәлеп итә.

Әйтик, 2019 елда Татарстанның әйдәп баручы югары уку йорты, Россиянең иң борынгы һәм иң танылган университетларының берсе булган Казан федераль университеты нигез салынуына  215 ел тулуын билгеләп үтте.

Без сәләтле, амбициоз, актив тормыш позициясенә ия булган Татарстан яшьләре белән горурланабыз. Студентларыбызның белем бирү өлкәсендә генә түгел, ә  фән, спорт һәм сәнгать өлкәләрендә дә уңышлары зур ихтирамга лаек.

Узган елны Казан һөнәри осталык буенча  WorldSkills дөнья чемпионатын кабул итте, аның нәтиҗәләре буенча республика җыелма командасы гомумкоманда зачетында 1нче урынны алды. Республика югары уку йортлары Бөтенроссия һәм халыкара олимпиадалар уздыру мәйданчыгы булды. Укучы яшьләребезнең оештыру ярдәменнән башка мондый әһәмиятле чараларны уңышлы уздыру мөмкин түгел.

Барлык студентларга һәм укытучыларга ныклы сәламәтлек, иминлек,  бетмәс-төкәнмәс энергия һәм якыннарыгыз белән аралашып куанып яшәвегезне телим! Ничә яшь булуга карамастан Татьяна көне һәрвакыт сезнең дә бәйрәмегез булып калсын!», – диелә котлауда.


Фикер өстәү