Тест: Тугры була беләсезме?

Түбәндәге рәсемгә карагач, иң беренче нәрсә күзгә ташлана?

Кошлар. Рәсемгә карауга күзегез иң элек кошларга төшсә, сез тугры һәм хискә бирелүчән кешеләр рәтенә керәсез. Сөйгәнегез тыныч күңел белән яши ала – сез аңа беркайчан хыянәт итмәячәксез. Язмыш һәм гомерлек мәхәббәткә ышанып яшәвегез бу адымга барырга ирек бирмәячәк.

Агачлар. Алдалау, хәтер калдыру кебек күңелсез күренешләрдән читтә торырга тырышасыз. Сөйгән ярга тугры була белүегезне иң зур өстенлегегез дип саныйсыз. Акыл белән тормыш иптәшегезнең үз кеше түгеллеген аңласагыз да, хыянәт юлына бармаячаксыз. Ник дигәндә, кеше хәтерен калдырудан, башкалар алдында начар булып калудан куркасыз.

Йортлар. Сөйгәнегезне алдау сезгә берни тормый. Хыянәт итү – сезнең канда, дисәң дә ялгыш булмас. Кайчак хәтта бу адымга барырга җыенмасагыз да, барысы да нәкъ шулай килеп чыга. Тормыш иптәшегез белән мөнәсәбәтләр өстендә кара болытлар куера башласа да, “сулга” барып кайтырга күп сорамыйсыз. Ошамаган әйберләрне уртага салып сөйләшәсе урынга, күңелегезгә хуш килгән сыйфатларны читтән эзләргә тырышасыз.

Фил. Сез – үз хаталарыннан сабак ала торган кешеләр рәтендә. Бер тапкыр хыянәт юлына баскан булсагыз, башка бу адымга беркайчан да бармаячаксыз. Сер йомгагы чишелмәгән очракта да гомер буе намусыгыз борчып торачак.


Фикер өстәү