Хезмәтем чүпкә чыкмасын дисәң… Өй җыештыру буенча киңәшләр

Өйне яңа гына җыештырып чыгарсаң да, күз ачып йомган арада элеккеге рәвешенә кайта да куя. Чисталык сөюче күп кенә хуҗабикәләр әнә шулай дип зарланырга ярата. Баксаң, барысына да хатын-кыз хезмәтен чүпкә чыгаручы ун хата гаепле икән.

1. Савыт-саба юу машинасының савыт тезә торган кәрҗинен шыплап тутырырга, тәлинкәләрне бер-берсенә терәп үк тезәргә яратмый. Болай эшләгәндә, юганда кулланылган чистарткычның тулысынча юылып бетмәве ихтимал.

2. Агач һәм пластик такталардагы бактерияләрне кайнар су һәм савыт-саба юу өчен кулланылган чистарткыч ярдәмендә бетерергә тырышучылар ялгыша. Аларны атнага кимендә бер тапкыр дезинфекцияләүдән дә яхшысы юк. Моның өчен бер табак кайнар суга бер аш кашыгы агарткыч салып, шунда такталарны ярты сәгать тотарга кирәк. Ахырдан аларны агып торган су астында яхшылап юу сорала.

3. Су краны, шкаф һәм ишек тоткалары өйдәге иң пычрак урын санала. Шуңа күрә аларны даими рәвештә сөрткәләп торырга кирәк. Өйдә берәрсе авырып китсә, бигрәк тә.

4. Соңгы арада күп кенә аш бүлмәләрендә еш очраган каһвә пешерү машинасын да яхшылап юарга онытмагыз. Юкса, анда бактерияләр үрчеп ятуын көт тә тор.

5. Җиһаз өсләрен полироль белән чистартканда аны җиһазның үзенә тамызыргамы, әллә инде чүпрәккәме? Чүпрәккә, билгеле. Җиһазның үзенә тамызган очракта, ул өслеккә калын катлам булып ятачак. Анда шундук тузан җыелачак. Нәтиҗәдә, җиһазны чистартып, ялтырату өчен шактый күп көч һәм вакыт таләп ителәчәк.

6. Тузан сөрткән урыннар тоныкланып калса, бармакларны ябыштырса, бер үк чүпрәкне озак вакыт кулланган булуыгыз ихтимал. Мондый хәл кабатланмасын өчен, өй җыештырган саен, тузан чүпрәген яхшылап юып, киптерергә кирәк. Өч-дүрт тапкыр куллангач, тузан чүпрәген яңасына алмаштырыгыз.

7. Тәрәзә чистартуны тәрәз төбе белән рамнар сөртүдән башлау – зур хата. Болай эшләгәндә, алардагы бар тузан, пычрак булып, пыялага агып төшәчәк. Шуңа күрә тәрәзә юар алдыннан тәрәзә төбен, рамнарын тузан суырткыч белән суыртырга, яисә дымлы чүпрәк белән сөртергә кирәк.

8. Аш бүлмәсендәге авыр искә еш кына юылмаган чүп чиләге дә сәбәпче була. “Без аңа чүп пакеты киертәбез бит”, – дияр күбегез. Бу очракта пакет кына коткара алмый. Чүп калдыклары чиләккә барыбер эләгә. Шуңа күрә аны ун көнгә бер тапкыр булса да чистарткычка агарткыч кушылган катнашма ярдәмендә юарга кирәк.

9. Плитә өстенә чистарткыч тамызгач, ике-өч минут булса да көтегез. Бу арада ул өслектәге пычрак һәм тапларны бетерә алачак. Сабырсызланган очракта плитәне бик озак чистартырга, яисә таплардан тулысынча арына алмаска мөмкин.

10. Савыт-саба юа торган чистарткыч салынган су ярдәмендә пыяла, көзгеле, шома өслекләрне чистартырга киңәш ителми. Ул өслектә тап калдыра.


Фикер өстәү