Индексация кайта

23 гыйнвар көнне мәгълүмат кырында Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертелү уңаеннан шатлыклы хәбәр пәйда булды: эшләүче пенсионерларга индексация кабат торгызыла. Владимир Путинның 15 гыйнвар юлламасы илнең Төп законына нәкъ менә шундый үзгәреш кертүне – социаль гарантияләрне язып куюны таләп итә иде.

2016 елда Конституциядә шундый гарантия булса, хөкүмәт чиновниклары җиңел генә дистә миллионнан артык пенсионерны пенсиянең индексацияләнә торган өлешеннән мәхрүм итә алмаслар иде. Мәсьәләнең гыйбрәтле ягы шунда: эшләгән өчен җәза бирү бер яктан өлкәннәрнең хокукларын тупас бозу булса, икенче яктан ил икътисады өчен бик зыянлы иде. Матди зыян өч юнәлештә икътисадны аксатты. Беренчедән, эшләүче пенсионерларның байтагы (якынча өчтән бере) “күләгә”гә күчте һәм Пенсия фондына взнос түләүдән туктады. Качып эшләү кесә өчен файдалырак иде чөнки. Икенчедән, фәкыйрьләр кулында күпмедер акча кимү товарларга ихтыяҗны киметә һәм котылгысыз рәвештә икътисадның кысылуына китерә, үсешкә аяк чала. Ярлы катлау кулына акча бирүнең инфляцияне арттырмавын һәм җитештерүне стимуллаштыруын халыкара исәпләүләр күптән раслады инде. Өченчедән, пенсионер кулына килеп кергән акча бик тиз салымнар сыйфатында бюджетка әйләнеп кайта һәм казнаны баета.

Менә шушы өч сәбәпне истә тотканда гына да, хөкүмәт, кичекмәстән үзенең ялгышын аңлап, индексацияне кире кайтарырга тиеш иде. Әмма Медведев хөкүмәте, үз киресенә катып, югалган хокукларны кабат кайтарудан баш тартып килде. Киресенчә, күләгәдә эшләгән пенсионерларны табып, аларны зур штрафлар белән җәзаларга вәгъдә итте. Бу мәшәкать – качып эшләүчеләрне эзләү өчен күпме акча тотылачагы мәгълүм түгел иде. Һәрхәлдә, чиновниклар армиясенә яңа көчләр өстәми генә ул бурычны тормышка ашырып булмаячагы билгеле. Мескен өлкәннәрне түли алмаслык штрафлар белән җәзалый башлауның сәяси ягы да бар: болай да популярлыгын югалта башлаган Путин шәхесенә турыдан-туры китереп сугачак иде таякның икенче башы. Күрәсең, Путин чиновникларның үзен нинди оттырышлы позициягә куюларын яхшы аңлый башлагандыр: үзендә сәяси ихтыяр табып, социаль ярдәмнең кагылгысызлыгын Конституциягә яздырып куюга иреште.

23 гыйнвар көнне эшләүче өлкәннәрнең хокуклары яңадан торгызылу турындагы хәбәр күренгәч, башта моңа ышанасы килмәде. Интернетта ниләр генә язмыйлар бит. Әмма ил хөкүмәте органы – “Российская газета”да “Закон с гарантией” дигән язма чыккач, инде яңалыкның фейк кына түгел, чын мәгълүмат булуына ышандык. Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча эшче төркемнең рәистәше Талия Хәбриева, 75 статьяга аңлатма биреп, индексациянең кире кайтуын рәсми рәвештә раслады.

Әлегә пенсиягә өстәмәнең кайчан түләнә башлаячагы, 4 елга якын югалткан акчаларны кайтарачаклары-юкмы икәне билгеле түгел. Һәрхәлдә, ирешелгән кадәресе генә дә – позитив күренеш һәм барыбыз өчен дә бәрәкәтле булыр дип санарга мөмкиндер.

“Ватаным Татарстан”, 2016 елда индексация бетерелгәч үк, моның ялгыш һәм зыянлы адым булуын дәлилләп, берничә язма бастырды, өлкәннәрнең хокукларын яклауга үзеннән өлеш кертте. Социаль гарантияне гамәлгә ашыруда төп катнашучыларның берсе – Казан галимәсе һәм безнең милләтәшебез, Татарстан Фәннәр академиясенең почетлы әгъзасы Талия ханым Хәбриева булуы да сөенечне икеләтә арттыра.

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү