Йолдызнамә | 27 гыйнвар – 2 февраль

Кучкар (21.03 – 20.04) Шикләрне читкә куеп, максатыгызга таба барыгыз – бу атнада күпкә ирешә алачаксыз. Көндәшлек көрәшенә генә башыгызны тыкмагыз. Хәер, көндәшләрегез дә үзегезгә якын килмәс килүен. Дәрәҗәле яклаучылар пәйда булачак чөнки.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Премиягә яки хәтта хезмәт баскычыннан югарырак күтәрелүгә өметләнә аласыз: әйе, җитәкче кайвакыт юмарт һәм хәтта гадел дә була белә. Шул сәбәптән тирәгездә көнчеләр барлыкка килергә мөмкин. Тыныч булсагыз иде! Абруегызга мәкерле уй-гамәлләр дә, ахмак имеш-мимешләр дә янамый.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Бу чорда эшләрегез әйбәт кенә табыш китерергә охшап тора. Тик менә хезмәт урынындагы көтелмәгән үзгәрешләр генә кәефкә сугарга мөмкин. Кайберәүләр хәтта эштән китү турында да уйлый башларга мөмкин. Ашыкмагыз!..

Кысла (22.06 – 22.07) Яңа танышларыгыздан, әледән-әле искә төшеп, җаныгызны тынгысызлап торган сорауларга җаваплар ишетерсез. Әйтергә кирәк, уңай җаваплар! Бу үзегезгә көч-куәт өстәп җибәргәндәй булыр. Нәтиҗәдә шундук шәп кенә планнарыгыз барлыкка килер.

Арыслан (23.07 – 23.08) Матди якны карау, яңа һөнәргә өйрәнү өчен әйбәт чор. Әйбәт кенә оештыру сәләтенә ия булуыгызны күрсәтү кемнәрнеңдер ачуын чыгарыр. Атнаның икенче яртысы акча мәсьәләсендә искиткеч дәрәҗәдә уңай вакыт булыр.

Кыз (24.08 – 22.09) Бу атнада дәүләт хезмәтләренә гозерегез төшәргә мөмкин. Бер генә тапкыр да түгел әле! Эшләрегездә җитәкчеләр, дәрәҗәлерәк вазифа биләүчеләр ягыннан яшерен ярдәмгә исәп тотып булыр.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Эчке сиземләвегез көчәер, һәм сез моны бик ачык тоемларсыз. Нәкъ менә шуның нәтиҗәсендә күпчелек мәсьәләләрегезне тел-теш тидергесез дәрәҗәдә хәл итеп куярсыз. Өстәвенә әле уй-фикерләрегез нәкъ менә сезнекечә булган яңа дуслар табып сөенерсез.

Чаян (24.10 – 22.11) Бу чорда күңелегез түренә яшеренгән нәзакәтлерәк сорауларга җаваплар табылыр. Һәй, шулай уйлаган идем аны, дип үз зирәклегегезгә үзегез үк куанып та куярсыз әле. Атна ахырында эштә килеп туган җайсызрак хәлләр белән килешергә туры килер. Юкса…

Укчы (23.11 – 21.12) Бик тә бәхетле икәнлегегезне аңлау мөмкинлеге бирердәй бер вакыйга килеп чыгачак. Чыннан да, тормышка башкачарак күзлектән карап, күңелгә моңарчы күрелмәгән тынычлык иңдерү өчен бик әйбәт булачак ул. Атна ахырында хезмәттәшләрегез авызыннан хәерле хәбәрләр ишетәчәксез.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Күпме эшләргә була?! – дип хәтта йолдызлар да үзегезгә ачулана шикелле инде. Вакытны дөрес бүлегез һәм һич югында кичләрен ял итегез. Акча эшләү – әйбәт, әмма сәламәтлек турында да онытып җибәрмәскә иде…

Сукояр (21.01 – 19.02) Акчалы ике эш арасыннан берсен сайлап алу өчен байтак кына тынгысызланырга туры килер. Бу җәһәттән якыннарыгыз белән киңәшләшкәннән соң да әле ниндидер шикләнүләр калыр. Ә менә якын дустыгызга шул хакта сүз катуга ук мәсьәләгә нокта куелыр.

Балык (20.02 – 20.03) Бу атна бары тик күңелгә хуш килердәй хәлләр вәгъдә итә. Әмма кәефегез генә… Матур итеп елмаю, күзләрегезнең бәхеттән нур чәчеп торуы җитми. Ә бит моның өчен сәбәпләр чыгып кына тора. Аларны күрә һәм аңлый белергә генә кирәк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү