«Җиңү бәйрәмен каршылыйсым килә»

Үземә кирәкле фатир ишеген ачкан җыйнак кына ак сакаллы бабайны күрүгә:

– Йөзегез таныш, – дидем. Тик искә төшерә алмыйм гына бит.

– Тукта, өченче ел, Өлкәннәр көнендә сөйләшеп утырган идек түгелме? – дип, тиздән 89 яшен тутырачак Минвазыйх абый мине телсез калдырды.

Әйе, химия-технология институтының актлар залында Өлкәннәр көне уңаеннан узган чарадан соң озак кына гамьле әңгәмә корып утырган идек. Фотограф шул мизгелне мәңгеләштереп тә куйды. Әлеге рәсем компьютер хәтерендә бүген дә саклана. Ул чакта Минвазыйх бабай үзенең армия елларында бандерачыларга каршы көрәшүе турында сөйләгән иде. Яңадан очрашуыбызда әңгәмә сугыш еллары турында булды.

– Онытырлыкмы соң ул елларны?! Әтине сугышка алдылар, әни – көн-төн колхоз эшендә, абый белән мине дә шәп “җиктеләр”. Без алты бала булганбыз, дүртесе ачлыктан үлгән. Колхозлашу елларына кадәр безнең гаилә урта хәлле булган, хуҗалык зур иде. Йортыбызны колхозга алырга да теләделәр, тик 1943 елның салкын декабрь аенда яндык. Бернәрсә дә калмады, дисәм, Аллаһы Тәгалә сыерыбызны һәм ике баз бәрәңгене саклады. Ул елны бәрәңге яхшы уңган иде. Сыерны авылның агрономы үзенә алып торды, ә безне күршеләр сыендырды. Бер атна эчендә әни, абый һәм мин, баз янында землянка казып, шунда күчендек. Ә язга чыккач, абый белән кечкенә генә өй әмәлләдек. Әле бит колхоз эше дә бар. Сыер белән җир сукаладык, тырмаладык, чәчтек. Атка көнлек норма 75 сутый булса, сыер белән үгезгә – 50. Абый колхозның иң усал үгезен җикте. Ул башка бер кешене дә янына җибәрми иде шул. Абыйны армиягә алгач, аны миңа беркеттеләр. Үгезне үзебезнең абзарга алып кайттым. Аңа азык бирәләр иде, шулай итеп үзебезнең терлекне дә ачлыктан саклап калдым. Көзге урып-җыю тәмамлангач, урман кисәргә җибәрәләр. Мамадыш районының бер авылында тордык. Мине фатирга керткән гаилә бик ишле иде. Бер туганнары укытучы икән, көн дә килеп, балаларны укыта. Мин дә шулар янына утырам. Янганнан соң мәктәпне ташларга туры килде, биш класс белем белән генә каласы килмәгән иде. Ике ел рәттән шуларда булдым. Дөрес, җидееллык аттестатым юк.

Дүрт яшендә Минвазыйх абый азан әйтергә, әби-бабасыннан догалар укырга өйрәнә. Нинди генә авыр елларда да ул динен сатмый, кыйбласын үзгәртми.

– Әти 1945 елда әйләнеп кайтты. Ул әсирлеккә төшкән, аннан качып, партизаннар отрядына эләккән. Сәламәтлеге юк иде. Сугыш башлангач, авылга Ленинградтан кешеләр кайтты. Алар кырык бишенче елны гына китте. Шулар арасында бер апа: “Давытовны аякка бастырмый торып, кайтып китмим”, – диде. Йә табиб, йә шәфкать туташы булгандыр инде. Чыннан да, терелтте бит әтине. Аның гаиләсе белән озак еллар элемтәдә тордык. Әти 76 яшенә кадәр яшәде. Әтиле булсак та, аның “кара шәле” үзе артыннан сөйрәлеп кайткан иде: немецларда әсирлектә булу. Мине армиягә алганда, хәрби комиссариатта: “Фамилияңне үзгәртик әле”, – диделәр һәм Зәйнетдинов дип яздылар. Мин дә каршы килмәгәнмен инде. Солдат хезмәте җиңел булмады. Мөселман икәнемне белгәч, командир мине тынычрак урынга күчерде. Аның әнисе авырый икән, өйләренә барып, азан әйттем. Хезмәт иткән урында калырга була иде, тик әни авырый башлап, абый чакыртып алды.

Шулай итеп, авылга кайтып төпләнә героебыз. Нинди эшкә тотынса да, булдыра. Мәктәптә хезмәт дәресе укыта, МТСта эшли, Казанга барып укып та кайта. Авылга төзелешкә килгән кызлар арасыннан Гөлзифа исемле кызны сайлап алып, гаилә учагы тергезеп җибәрә.

– Түбән Камада барган төзелеш турында ишеткәч, шунда күчәргә булдык. Фатирны тиз бирәләр дигәч, хезмәт хакы түбән булса да, торак-йортлар идарәсенә балта остасы булып урнаштым. Аны химкомбинат  составыннан чыгарганда, социаль үсеш идарәсенә күчтем һәм шуннан пенсиягә чыктым. Гөлзифа белән илле елдан артык тату гына яшәдек. Тик берничә ел элек, мине калдырып, мәңгелек йортка күчте. Малай да үлде. Килен әйбәт, килә, бакчаны да ташламый. Оныкларымнан да зарлана алмыйм. Ялгыз яшәү кыен икән, тик балалар янына күчәсем килми, үзләренчә торсыннар, дим. Аяклар авыртса да, кибеткә барам, якындагы чишмәдән су алып кайтам, ашарыма пешерәм. Күршеләрем бик яхшы. Намазымны калдырмыйм, Коръән укыйм. Гомер кояшым сүнеп барса да, Җиңүнең 75 еллыгы бәйрәмен каршылыйсым килә. Яшьләр тыныч тормышның кадерен белсен иде. Нинди генә авырлыклар күрсәм дә, гомерем заяга узды, дип зарланмыйм. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтем чиксез.

Минвазыйх бабай мине:

– Бәхетле бул, кызым, – дип озатып калды.

Нурисә ГАБДУЛЛИНА


Фикер өстәү