Яратуның була төрлесе

Ватанпәрвәрлек һәм милләтчелек, милләтпәрвәрлек. Ватанны ярату милләтне, халкыңны яратудан нәрсә белән аерыла? Уртаклык булса, ул нидә чагыла? Дәүләтлеләр милләтчелеге дәүләтсез халык милләтчелегенә тәңгәл була аламы?

Ватанпәрвәрлек. Россия эчендә яшәүче кече милләт булу сәбәпле, татарның ике Кремле, ике Президенты, ике Ватаны бар. Республикадагы халыкның күпчелеге, күңеленә сыеша алмаган ашкын мәхәббәт белән янмаса, чат саен сөйләнеп йөрмәсә дә, үзенчә һәр ике ватанын да ярата, якын итәдер дип уйлыйм. Тыныч, ипле, фанатизмсыз ярату белән, һәр икесен дә тигез күреп. Тоташтан булмаса да, андый патриотизм табигый. Тик шунысы бар: Россия дигәндә, ул артык зур, аны күңелгә сыйдырып бетерү бераз авыррак. Гадәттә кече ватан газизрәк була. Ул милли республика халкың сыешкан, яшәгән төбәк булмаган тәкъдирдә дә. Кече ватан дип, әле тагын туып үскән авылны, шәһәрне дә атыйлар. Анысы, әлбәттә, иң кайнар мәхәббәткә лаек. Тик бүгенге сүз андый ватан турында түгел.

Милләтчелек. Бу сүз беренче карашка мин-минлек, үз милләтеңне аерып куеп, аны гына ярату, башкаларга салкынлык, битарафлык кебегрәк яңгырый. Һәр очракта да шулай микән соң? Әлеге җәһәттән аксакал язучыбыз Рабит Батуллага мөрәҗәгать итик. “Мин – татар милләтчесе. Әмма мин үземә беркайчан да урыс кешесенә караганда күбрәк хокуклар таләп итмим һәм итмәячәкмен. Мин бары тартып алынганны кайтаруны гына сорыйм: үз мәгарифебез булуын, телебезнең дәүләт теле буларак яшәвен, аның исәнлеге һәм үсеше тәэмин ителүне, милләтебезнең үзбилгеләнешен. Миңа тормышта күзәтелмәгән, кәгазьдә генә булган формаль тигезлек кирәкми. Без бары милли мәктәпләрнең, милли белем бирү системасының киң челтәрен торгызуны гына сорыйбыз. Шушымы явыз милләтчелек?”

Ягъни синең газиз халкыңның мәнфәгатьләренә күз йомыла, ирек-хокукларың кысыла, аерым очракларда хәтта аяк астына салып таптала икән, синең милләтче булып китми хәлең юк. Әлбәттә, халкыңны яраткан, аның язмышын үз язмышың белән янәшә куйган мәлдә. Бу очракта милләтчелек – бары яшәү, үз-үзеңне саклау инстинкты. Исән каласы килгән өчен кемне булса да гаепләп буламы? Юк! Татар милләтчелеге, әгәр дә бар, яши икән, ул бары шундый халәттә һәм форматта гына. Ул – ярату, аңардан да бигрәк киләчәк өчен шөбһәләнү тудырган милләтпәрвәрлек. Үзен кайсыдыр башка милләт вәкиленнән өстен куйган, аны икенче сортка санаган татарны эзләп табу мөмкин түгел!

Урыс милләтчелегенең исә асылы, максаты, бурычлары башка яссылыкта. Өлкән туганыбызга исәнлек дип, киләчәк дип баш катырасы юк. Урыс милләте – дәүләтле милләт, урыс теле – олы суверен илнең дәүләт теле. Ул – сөйләшү, аралашу теле генә түгел, ул уку-укыту, фән-техника теле дә. Аңа куркыныч янамый – ул телдә ике йөз миллионга якын кеше сөйләшә. Һәм менә шушы урында урыс милләтчелеге нидән гыйбарәт, ул ни сәбәпле яралган, аңа ни җитми, дигән сорау туа. Аның ватанпәрвәрлек белән уртаклыгы бармы? Урысның асыл заты, фикер иясе Дмитрий Лихачевка сүз бирик.

“ХХ гасыр китергән сабакларга да карамастан, без үзебездәге ватанпәрвәрлекне милләт-челектән аерырга өйрәнмәдек. Явызлык үзен яхшылык, хәтта изгелек итеп күрсәтергә тырыша. Милләтче булмаска, ватанпәрвәр булырга кирәк! Үз гаиләңне ярату башка гаиләләрне күралмауга сылтау була алмаган кебек, патриотлык та башка халыкларны җәберләргә сәбәп була алмый. Ватанпәрвәрлек белән милләтчелек арасында безнең очрак-та олы аерма ята. Беренчесе – үз илеңне ярату, икенчесе – чит-ятларга нәфрәт, алар белән исәпләшмәү, үзеңне өстен санау. Милләтчелек, башка культураларга чаршау куеп, аларны күрмәмешкә салышып, үз мәдәниятен саегайта гына түгел, аны юкка да чыгара. Шови-низмга җиткән милләтчелек безнең милләтнең көче түгел, ул – аның көчсезлеге…” Кайберәүләр “ватанпәрвәрлегенең” асылын моннан да төгәлрәк итеп әйтеп була микән?

Янә дә бер сорау. Татар кешесенә – үз халкының, үз теленең исәнлеге өчен кайгыручы, җан атучыга, үз республикасының патриоты булган затка, ничек Россиянең дә чын, ихлас ватанпәрвәре буласы, без яшәгән шушы олы илне үз кавеме, үз халкы кебек яратасы? Сорау четерекле. Чөнки ярату, мәхәббәт ике яклы була. Әгәр дә безнең һәрдаим хәлебезгә керсәләр, какмасалар, үги итмәсәләр… Тик синең балаңа мәктәптә үз туган телендә уку, имтиханны үз телендә бирү мөмкинлеге дә тудырылмаган икән – безләрне ярату, үз итү, тигез күрү хакында сүз бара аламы? Россия ватанпәрвәрлегенә киртә шулай куелмыймы?

Наил Шәрифуллин


Фикер өстәү