10 киңәш һәм син – менә дигән хуҗабикә

Көнкүрешне ничек кенә җиңеләйтергә тырышмыйбыз. Вакытны күп сарыф итми генә, аш-су бүлмәсен чиста тотарга, көндәлек тормышта килеп чыккан вак-төяк мәшәкатьләрне хәл итәргә ярдәм итүче файдалы киңәшләр тәкъдим итәбез.

1. Көзгеләр ялтырап торсын өчен махсус спрейлар кулланырга димәгән. Аларны чистартырга… бәрәңге дә җитә! Бер бәрәңгене ике өлешкә бүлеп, көзге өслегенә ышкыгыз. Берничә минут көтеп торгач, көзгене салкын су белән юып төшерегез. Аннан коры чүпрәк белән сөртегез.

2. Кул астында пычак өчен кайрак булмаса, моны гади фарфор тәлинкә ярдәмендә башкарырга мөмкин. Тәлинкәнең аскы өлешенә пычакны ышкып тору да җитә, пычак әле генә сатып алган кебек бик яхшы кисә башлаячак.

3. Вак-төяк чебеннәр, кырмыскалар, бөҗәкләрдән котылу өчен шикәр, ипи савытлары янына лавр яфрагы куегыз.

4. Тутыкмый торган корычтан ясалган өслекләрне чистартканда, кырыну кремнары ярдәмгә килер. Аны өслеккә сылап, коры чүпрәк белән сөртергә кирәк. Моннан тыш андый кремны келәмнәр чистарту өчен дә кулланырга була.

5. Киемдәге тапларны бетерү өчен универсаль рецепт бар! Савыт-саба юу өчен сыекчаны бер үк күләмдә водород перекисе белән кушып болгатыгыз һәм киемнең таплы өлешенә тамызыгыз.

6. Суган тураганда еламаска телисез икән, аны берничә сәгатькә туңдыргычка куеп торырга кирәк. Бу суганның тәменә йогынты ясамаячак, ә менә күзләрне саклаячак.

7. Аш-су бүлмәсендә начар ис таралса, ә кул астында һава хушландыргыч булмаса, бу истән котылу өчен, кипкән әфлисун яки лимон кабыгын яндыру да җитә. Химиясез генә һаваны сафландыру ысулы бу.

8. Ризык әзерләгәндә кул астында үлчәү булмаса, кул үзе үк ярдәмгә килә. Ингредиентларның якынча күләмен йодрык, бармаклар белән билгеләргә була. Мәсәлән, бер йодрык дөге – ул 200 гр, бер стакан дигән сүз. Имән

бармак очы кадәр бал – 1 аш кашыгы. Баш бармакныкы – бер аш кашыгы атланмай.

9. Кулга сенгән сарымсак яки суган исен бетерү өчен, лимон һәм чәй содасы кулланыгыз. Икесен дә кулга ышкып, җылы су белән юып төшерегез, аннан сабын белән яңадан кулны юыгыз.

10. Ипи савытына бер кисәк алма куйсагыз, ипи озаграк сакланачак.


Фикер өстәү