Балыкны – лимон суы, итне каймак коткара | “Уңмады инде” дигән ризыкларны ташламас өчен сәбәпләр

Артык тозлы, артык борычлы, пешеп җитмәгән яки төбе көйгән. Аш-су бүлмәсендә ризык әзерләгән хуҗабикәләр өчен таныш сүзләр бу. Шундый хәлгә җиткән ризыкларны чүп чиләгенә генә озатырга кирәктер кебек. Әмма оста пешекчеләр көя башлаган, тозлы-борычлы, пешеп җитмәгән ризыкны да ничек коткарырга икәнне белә.

Тоз артык булса

Аш. Аш шулпасына 2–3 чистартылган чи бәрәңгене 15 минутка салып торсагыз, ул артык тозны тиз арада җыеп алачак.

Фарш. Ит фаршындагы артык тозны аңа угычта уылган чи ташкабак, бәрәңге, кәбестә кушып бетереп була.

Рагу, томалап пешерелгән яшелчәләрнең тозын помидорлар җыеп алачак. Аларны вак-вак итеп турап, ризыкка өстәргә кирәк. Бөтен килеш пешкән яшелчәләрнең (төсле кәбестә, борыч, брокколи) артык тозын кайнаган су ярдәмендә бетереп була. Яшелчәләр өстенә кайнар су коеп, ике минут тотарга һәм суны саркытырга кирәк.

Борыч һәм тәмләткечләр артык булса

Төрле тәмләткечләрнең көчле тәмен лактоза бетерә. Ул бигрәк тә карри, майоран, сарымсак тәмнәрен йота. Соус, пешкән яшелчә, иткә аз күләмдә табигый йогырт яки каймак өстәсәгез, ризыкны коткарып калырсыз. Шикәр борыч тәмен җиңә, моның өчен бал да ярап куя.

Шуны истән чыгармагыз: артык борычлы ризыкларны су белән генә коткарып булмаячак. Шуңа күрә дә аш, соусларга өстәмә су кушу киңәш ителми. Борычтагы капсаицин яндыру хисе тудырачак. Су күбрәк булган саен, борыч тәме дә ныграк сизеләчәк.

Томатлы маринад һәм соусларның әчелеген вак итеп туралган суган һәм кишер ярдәмендә киметергә була. Аларны иң элек икесен бергә шикәр белән болгатып, табада кыздырып алырга кирәк.

Балык ризыкларының әчелеген бетерү өчен, аңа лимон суы сибәргә була. Соңыннан петрушка кебек яшел тәмләткеч өстәсәгез, балык тәмлеләнер генә.

Әче тәм кайвакыт азыкның агулы булуын да белгертә. Мәсәлән, бәрәңгедән әче тәм килә икән, аны тизрәк ыргытырга кирәк. Мондый бәрәңгедән пешкән ризыкта соланин дигән токсин барлыкка килә. Организмга күп күләмдә соланин керсә, ул нерв, сулыш һәм кан әйләнеше системаларына, бөерләргә зыян китерә.

Ризык кирәгеннән артык пешсә

Яшелчәләр. Аларга тиз арада салкын су койсагыз, үз формаларын саклап калачаклар.

Дөге. Артык кайнаган дөге ябышкак була. Моннан котылу өчен, аны бүлмә температурасындагы суда юарга кирәк. Болай эшләгәндә бөртекләр бер-берләреннән тиз аерылыр. Әгәр пешкән дөгедә су күп булса, кәстрүлгә ипи йомшагы куеп торыгыз. Ул артык суны тиз арада үзенә җыячак.

Артык пешкән макаронны зәйтүн мае коткарыр. Кызган табага май салып, макароннарны шунда “биетеп” алыгыз.

Камыр ризыклары пешеп җитмәсә

Камыр ризыклары тигез пешсен өчен, духовканың температурасын 170–180 градуста тотарга кирәк. Мондый очракта ризык озаграк, әмма сыйфатлырак пешәчәк.

Тортлар өчен бисквит чи килеп чыккан икән, аны башка формага күчереп, 3–5 минутка тулы көчкә микродулкынлы мичкә тыгып торырга кирәк. Бисквитның әзер булуын теш таякчыгы ярдәмендә белергә була.

Бисквитта ярыклар барлыкка килгән икән, аны “ямап” кую өчен әллә ни кирәкми. Бары тик 1 йомырка агын шикәр комы белән яхшылап болгатып (күбек барлыкка килгәнче), бисквитның кырыйларын һәм ярыкларын майлап куярга кирәк.

Пирогның өсте килеп, эче чи калса, пирог өстен сөт белән майлап, духовканың температурасын киметеп, аның төбенә су куярга кирәк.

Ризык көеп китсә

Томалап пешерелгән ит һәм яшелчәләрне башка савытка күчереп, ак май, каймак һәм тәмләткечләр өстәп коткарырга була. Көек исен карри һәм тмин яхшы бетерә.

Көйгән дөге исен ипи кисәге таратыр. Аны дөге өстенә куеп, ярты сәгатькә калдырырга кирәк. Дөге ул арада суынып өлгерәчәк.

Аштан көйгән тәм килсә, иң яхшысы аны хуш исле яшел тәмләткечләр (кориандр, кинза) ярдәмендә бетерү. Дөге ашындагы көек исен күп итеп укроп һәм эрегән сыр (плавленный сыр) кушып юк итәргә була.


Фикер өстәү