Татарстанда өч яшьлек сабыйда кызамыкның яңа очрагы теркәлгән

Чаллыда яшәүче сабыйда кызамык авыруының читтән кайткан яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте.

Өч яшьлек сабый моннан 10 көн элек авырып киткән. Моңа кадәр бала гаиләсе белән Таиландта ял иткән. Сабыйда Чаллыга кайтуга ук инфекция симптомнары барлыкка килгән.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына әлеге диагнозны расладылар.

«Бала Чаллыдагы йогышлы авырулар хастаханәсенә китерелде. Сабыйга кызамыктан прививка ясатмаган булганнар. Аңа тиешле бөтен медицина ярдәме күрсәтелә. Бала белән контактка кергән барлык кешеләргә прививка ясалган», — дип белдерделәр агентлыкка ведомствоның матбугат хезмәтеннән.

«Татар-информ»

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү