Россия Президенты Владимир Путин 31 июльгә кадәр ана капиталын алу турындагы законга төзәтмәләр кертергә кушты. Моның өчен язылган гаризаларны карау вакыты кыскартылачак. Әлеге башлангычның гамәлгә ашырылуына ил Премьер-министры Михаил Мишустин җитәкчелек итәчәк.
https://vatantat.ru/2020/01/ana-kapitaly-kemg%d3%99-k%d2%afpme-bir%d3%99l%d3%99r/
Билгеле булганча, Владимир Путин Ана капиталын гаиләләргә беренче бала туган очракта ук бирү башлангычы белән чыкты. Аның сүзләре буенча программа ким дигәндә 2026 ел ахырына кадәр үз көчендә кала әле.