Рамил Шәмсетдиновны Мәскәүгә психиатрия экспертизасына китергәннәр

Байкалдагы хәрби частьтә сигез хезмәттәшен атып үтергән солдат Рамил Шәмсетдинов Мәскәүдәге Сербский исемендәге институтта тикшерү узачак. Бу хакта ТАССка әтисе Сәлим Шәмсетдинов хәбәр иткән.

Исегезгә төшерәбез, 25 октябрь кичендә Байкал аръягында урнашкан хәрби частьта хезмәт итүче егет хезмәттәшләренә автоматтан ут ача. Сигез кешенең, шул исәптән ике офицерның гомере өзелгән иде. Әлеге вакыйга буенча тикшерүләр дәвам итә.

https://vatantat.ru/2019/10/ir-at-bulgach-t%d2%afz%d3%99seme-armiyad%d3%99-sigez-keshene-%d2%afterg%d3%99n-eget-tatarstannan-t%d2%afgel/


Фикер өстәү